|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2020 Мәдәният
"ШАЯН ТВ"лар балалар җыры марафонында катнаша29 апрель - Бөтендөнья балаларның хыяллары чынга ашу көне. Шул уңайдан, Татарстанның иң яшь талантлары "Исполнение желаний" балалар җыры марафонында чыгыш ясаячак. 29 апрель көнне 16.20-16.30 сәгатьтә "Исполнение желаний" балалар җыры марафоны кысаларында "ШАЯН ТВ" каналы алып баручысы Элдар Гыйниятов һәм "Сәйлән" җыр фестивале җиңүчеләре Амелия Феофанова белән Әминә Әхмәтҗанова #Айдадомой онлайн-концертында катнаша. Чара Татарастан Республикасы рәсми төркемендә булачак. Трансляцияне Вконтакте https://vk.com/nashtatarstan, YouТube,Одноклассники социаль челтәрләре һәм "ШАЯН ТВ" каналы сайты https://shayantv.ru/ аша карап булачак. Онлайн-концертта балаларга Салават, "Волга-Волга" төркеме, Лэйна һәм башка җырчылар көч биреп торачак. Карамый калмагыз!
--- |
Иң күп укылган
|