|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2020 Криминал
Хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен чәнчеп үтергән ир-ат язмышы билгелеЭлеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен чәнчеп үтергән ир-атка суд булачак. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. «Тикшерү җитәрлек дәрәҗәдә исбатлау материаллары җыйган. Шулай итеп, Менделеевскида яшәүче 41 яшьлек ир-атның эшен судка җибәргәннәр», — дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фаҗига узган елның декабрь башында булган иде. 41 яшьлек Айнур Харисов элеккеге хатынын, ике яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын чәнчеп үтергән. 12 яшьлек үги улы качып котыла алган. Малай тәрәзәдән сикереп чыгып, якындагы икмәк пешерү оешмасына барган һәм ярдәм сораган.
Ир-атны кайнар эздән тоткарлаганнар. Ир-ат бу җинаятькә көнләшү аркасында баруын таныган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|