поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.04.2020 Фаҗига

«Улым үләсе көнне күңелем тынычлык тапмады»

Кама Тамагының Олы Кариле авылында туып үскән Альберт Хәйретдинов табиблардан балачактан ук куркып кала. Авырып китсә дә, өйдә калу ягын карый. Соңгы тапкырында хатыны Айгөл «ашыгыч ярдәм» табибларын чакырта. Тик Альберт алар белән китми. Өйдә кала. Иртәгесен исә күзләрен мәңгелеккә йома.

– Улым үләсе көнне күңелем тынычлык тапмады. Эчем пошты. Нишләргә дә белмәдем. Өйдә әрле-бирле йөреп тордым. Улым белән сөйләшкәнем хәтердә, тик ни хакында икәнен хәтерләмим. Менә хәзер улымның җидесен уздыргач кына, элек булган хәлләр искә төшеп, йөрәгем өзелә, – ди әнисе Ралия ханым.
 
Альбертның тууын көтеп алалар. Ул чакта кызлары Альбинага җиде яшь була. Әнә шуңа да энесен карау мәшәкате күбрәк аңа төшә.
 
– Апасы белән бик якын иделәр. Кызым гел елап кына тора. Мин әле көчле булырга тырышам. Тик юк инде. Йөрәкнең чите кителде, – ди Ралия ханым. – Бу баламның күрмәгәне калмады. Алты тапкыр үлемнән калды бит ул! Үзе дә бик шук иде. Тик утыра белмәде. Яшь ярымда кулын сындырды. Ул бик авыр төзәлде. Инде бар да тынычланды дисәк, 3 яшендә эчем авырта дигәч, хастаханәгә киттек. Районда шундук Казанга җибәрделәр. «Бала­гыз­ның исән калуы икеле. Барыгыз кайтыгыз, исәнлеген телефоннан шалтыратып белерсез», – диделәр. Казандагы туганнарда өч көн тордым. Янына кертмәделәр. Баксаң, сукыр эчәге шартлап, канына үлек киткән булган икән.
 
Аңа улы хакында үткән заманда сөйләшү авыр. Кычкырып-кычкырып елап та җибәрә. Әмма сабыр гына тагын сөйләргә тотына.
 
– Операция ясатып кайтып, күп тә үтмәде, Альберт тагын авырый башлады. Эчәгесендә спайка, диләр. Аларны чистарту өчен 6 сәгатьлек операция кирәк булды. Казан хастаханәсендә ике айлап яттык. Шуннан соң бераз тыныч яши башладык. Тик бер ел үттеме икән, улым кайнар суга пеште. Өстендә киемнәре дә бар иде. Пешкән урын авыр төзәлде. Аны беркая да алып бармадык. Өйдә генә дәваладым. Укырга да керде, – ди ул.
 
Альберт тугызынчы сыйныфны бетергәч, мотоциклдан егылып умрау сөяген сындыра. Ул чакта та табибка бармый. Тавык йомыркасы кадәр шешкәч, әнисе сүгеп диярлек хастаханәгә җибәрә. Сөякне ялгау өчен операция кирәк була. Озак та үтми, Альберт аягын сындыра. Инде анысы төзәлде дигәндә, теге умрау сөяге тагын сына.
 
– Үзебез дә шакката идек. Никтер гел Альберт белән генә шундый хәл булып торды. Алды-арты хәерле булсын, дип теләдек. Моннан алты ел элек тамагы шеште. Ул чакта да үлә дигәннәр иде. Тамагындагы үлек канына киткән булган. 3 көн реанимациядә ятып, 21 көн дәваланып кайтты, – ди әнисе.
 
Альберт Айгөл дигән кыз белән танышып, гаилә корып җибәрә. Казанда матур гына гомер итәләр. Ялларда авылга кайтып, әти-әниләренә дә ярдәмләшеп йөриләр. Узган ел өй­ләренә су кертәләр. Альберт бөтен эшне үзе башкара. Кулыннан килгәнчә, әти-әнисен рәхәт тормышта яшәтергә тырыша.
 
– Улым бик тә авылны яратты. Бакчабыз артында гына зират. Соңгы бер елда улым үлем хакында әйткәли башлады. Шаярту булса да, әни, мин үлсәм, кайгырмагыз, бакча артында гына бит, кайтып-китеп йөрермен, ди иде. Хәзер менә шул сүзләрне искә алып утырам. Әле бит кредитка бүлмә дә алган иде. Беренче түләү кертәсе көнне үлеп китте. Төшемә дә керми, ичмасам, – ди Ралия ханым. – Йокыдан торам да башта йөгереп улым янына барып киләм. Бик авыр. Бала хәсрәтеннән кыен нәрсә юк икән.
 
Яшьләр бик күп үлә, дип борчылган Альберт үзе дә 30 яшендә бакыйлыкка күчә. Ашказаным авырта, дип ята да башка тормый.
 
– Баламны озатырга бик күп кеше килде. Барлык авылдашларыма, туганнарыма авыр чакта ярдәм иткәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен. Улым өчен туганыбыз Илнар Галиәхмәтов бик тырышып йөрде. Безгә бер авырлык китермәде, – ди Ралия апа. – Улымның кешечә яши генә башлаган чагы иде. Мондый ачы хәсрәтне дошманыма да теләмим. Йөрәгемдә яра үземнең күзем йомылганчыга җитәчәк. Балаларыгызны яратып, аларны тыңлап яшәргә ашыгыгыз! Гомернең кайчан бетәсен беркем белми…
Фото: пиксабай

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»