|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2020 Мәдәният
Филармониянең "Виртуаль концерт залы"нда бүген Резидә Галимова концертыГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, коронавирус пандемиясе һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, «Виртуаль концерт залы» проектын булдырды. Бу - тамашачыларга концертларның архив язмаларын карау мөмкинлеге дигән сүз. Бүген Татар филармониясе сайтының "Виртуаль концерт залы" бүлегенә https://tatfil.ru/about/vkz/ Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты язмасы куелды. Концерт 2016 елның 10 декабрендә язып алынды.
"Ул кичтә филармониядә гаҗәеп атмосфера хөкем сөрде, тамашачылар Резидә Галимованы чәчәкләргә күмделәр. Шушы зәвыклы концертны сез дә карагыз", - дип яза филармониянең матбугат секретаре Зимфира Гыйльметдинова.
Исегезгә төшерәбез, Татар Дәүләт филармониясенең инстаграм челтәрендәге рәсми аккаунтында сез филармония артситларының үзизоляция режимын ничек уздырулары белән танышып бара аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|