|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2020 Мәдәният
"Татарстан музейлары язы - 2020" республика акциясе онлайн-форматта үтәПандемия бик күп кыенлыклар тудырса да, музейлар, тарихи-мәдәни мирасны саклап, гел үсешкә омтылып, музей сөючеләр белән һәрвакыт элемтәдә калып, эшләрен лаеклы дәвам итәләр һәм тәрбияви чаралар уздыруларынннан, гаҗәпләндерүдән туктамыйлар. 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр "Татарстан музейлары язы - 2020" беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Татарстан Республикасы - Россиянең эре музей үзәге, анда 1300дән артык музей эшли. Алар арасында-14 дәүләт (структур бүлекчәләре белән – 68), 50 муниципаль (структур бүлекчәләре белән – 105), 233кә якын ведомство, 900 мәктәп музее һәм 32 шәхси музей бар.
Музейара партнерлыкны ныгыту республиканың музей эшен үстерүдә мөһим юнәлеш булып тора. Мондый партнерлыкның нәтиҗәсе һәм аның алга таба стимулы – Татарстан музейлары Ассоциациясе һәм ТР Милли музее тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла торган ел саен үткәрелә торган «Татарстан музейлары язы» республика акциясе.
Быелгы "Музелар язының" төп темалары - Хәтер һәм дан елы, ТАССРның 100 еллыгы булачак. Ел әһәмиятле музей юбилейларына да бик бай: Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгы, Тәтеш районы тарихы музееның 100 еллыгы, А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музейларының 80 еллыгы, Татар әдәбияты музееның Ш. Камал мемориаль фатирының 70 елллыгы, Муса Җәлил мемориаль музееның 50 еллыгы, Яр Чаллы картиналар галереясенең 40 еллыгы. Атналык онлайн-программалар афишасы һәм 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр узачак "Татарстанның музейлары язы - 2020" музейара акциясендә катнашучы һәр музей прграммалары белән Вконтакте челтәрендә таныша аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|