поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
19.07.2010 Мәдәният

КАДЕРЛЕ КАДР (ФОТО)

Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова.

Беренче тапкыр телевизордан күрдем мин аны. Без мәктәптә укып йөргән елларда телевизордан атна саен спектакльләр күрсәтәләр һәм аларны гаилә белән җыелып карау үзенә күрә бер традиция иде. «Туйлар узгач» (Р.Батулла) спектакленең эчтәлеге бигрәк тә үсмер кызлар күңеленә хуш килерлек инде – мәхәббәт, туй, матур, ләкин көйсез килен. Көйсез, эш рәтен белми торган кәләшне Луара апа уйнады. Аның чибәрлеге! Аның сылулыгы! Казанга килеп студент булгач, и, эзләдем дә соң шул матур артистканы театрлардан. Тик тапмадым... Ул инде Камал театрында музей белән җитәкчелек итә икән. 100 яшьлек татар театрының тарихын саклауны ышанып тапшырганнар аңа.

 

Луара апа белән якыннан аралашып яшибез хәзер. «Сәхнә» өчен мәкаләләр яза, тарихи материаллар табарга да ярдәм итә ул. Бүген аның гаилә тарихы пәрдәсен бераз ачарбыз, фотоларда «яшәүче» балачагына барып кайтырбыз.

 

 

«Туктагыз, уенчыгым төште!.. Миңа 1 яшь»

 

 

 

«Иң беренче тапкыр Сабан туена чыгып барганда урамыбыз кызлары белән төшкән фото бу. Лена апа белән мин – иң кечкенәләр. Миңа биредә 3 кенә яшь әле. Без үскән ул урамда хәзер бары бер өй калды... »

 

 

 

«Мин әтинең төпчек, иркә кызы. Эскәмиягә баскач әти белән бер буйда үзем».

 

 

«Ниһаять, укучы булдым».

 

 

«Иртән мәктәпкә китешебезне әти тарихка калдыра».

 

 

 

 «10 нчы сыйныфка күчкән җәйдә әти, әни, апа, абыйларым белән. Арткы рәттә уртада кардәш апабыз. Җәй көне нишләрмен дип борчылам ахры...Кәефсезрәк күренәм».

 

 

«Мәктәбебез сәхнәсендә «Школьные годы чудесные» дип җырлап торган чак бу».

 

 

«Казан театр училищесындагы сабакташларым Айдар Хафиз, Илдар Хәйруллин белән төштек бу рәсемгә. Яшьлегебезне сагынып карар өчен булган икән...»

 

 

«Без Питерда укыдык... 10 елдан соң бәйрәм итүебез».

 

 

«Батулланың «Туйлар узгач» комедиясен халык бик яраткан иде».

 

 

«Туфан ага Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә»сендәге Тәнзиләне һаман уйнар идем».

 

 

«Казан, Финляндия, Америка татарлары Нью-Йоркта Азатлык һәйкәле янында».

 

 

«Стамбулдагы Сабантуйда Америка, Финляндия, Алманиядә яшәүче таныш татарларымны очраттым бит!»

 

 

«Театр Сабантуе яшьлеккә алып кайта!»

 

Соңгы елларда бик күп иҗат кичәләренә сценарийлар яза һәм ул кичәләрне зәвык белән алып та бара Луара апа. Матбугатта еш кына күләмле мәкаләләре белән күренә, радиотапшыруларда катнашып, татар артистлары турында тарихлар сөйли. Күптән түгел генә үзенең дә иҗат кичәсе булып узды, шул кичәдә Луара апага «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелү хакында игълан иттеләр. Без аны чын күңелдән тәбриклибез. Уңышлар, сәламәтлек телибез. Гел-гел иҗат итеп яшә, Луара апа!


Сәхифәне Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА алып бара
Сәхнә
№ 7 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»