|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2020 Фаҗига
Татарстанда кечкенә баланы агач басып үтергән15 апрельдә Лаеш районында өстенә агач төшү нәтиҗәсендә 5 яшьлек кыз һәлак була. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тикшерү үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, бала бакчачылык ширкәтләренең берсендә йорт хуҗалыгы территориясендә йөргән. Бик көчле җил чыгып, әлеге биләмәдә үскән 22 метрлы каенны сындыра. Өстенә агач төшү аркасында, кыз бала урында ук һәлак була.
Хәзер бу фаҗиганең барлык нечкәлекләрен билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|