|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2020 Шоу-бизнес
Бабкинаның комадан чыкканнан соң тәүге сүзе нинди булган?Русиянең халык артисткасы Надежда Бабкинаның комадан чыкканнан соң, иң беренче сүзе: “Мин кайда?” булган. Аннары ул “Охренеть!” дигән һәм... табада кыздырылган бәрәңге ашыйсы килүен әйткән. Менә сиңа, мә! Җырчының комадан соңгы беренче сүзләре турында ышанычлы чыганак “Московский комсомолец”ка хәбәр иткән.
Дөресен әйткәндә, Бабкина үзенең “атна буе һушсыз ятуы” турында ишеткәч, бик гаҗәпләнгән. Соңрак, христиан постының дәвам итүен исенә төшереп, кыздырылган бәрәңгедән баш тарткан.
Хәтерегезгә төшерәбез, “үпкә ялкынсынуы” диагнозы белән дәваханәгә озатылган Бабкинаны медикаментоз комадан чыгардылар. Аның дәваханәгә эләгүе турында 6 апрельдә хәбәр ителгән иде. Бәхеткә каршы, бу диагноз расланмаган.
Фото: Lenta.ru
Автор : Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|