|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2020 Мәдәният
Фәнис Җиһаншаның "Зөләйха күзләрен ача" фильмы турында фикере БӘХӘС чыгарды13 апрель көнне "Россия" каналы "Зөләйха күзләрен ача" фильмын күрсәтә башлады. Бу әсәргә карата капма-каршы фикерләр интернетта бик кызу бәхәс башлауга сәбәп булды. Камал театры артисты Фәнис Җиһаншаның инстаграмдагы посты да шундый полемика тудырды. Аның сүзләрен үзгәртми бирәбез: "Минем дә әни ягыннан 7 балалы бабайны сөргенгә сөрергә хөкем итәләр. Әби соңгы көннәренә хәтле ничек аларны куып чыгарганнарын, хайваннырын тартып алганын ачынып сөйли иде. Бабайны кыш көне, шулай ук, чанага утыртып алып китәләр. Үзе белән берни алырга да рөхсәт итмиләр! Бары өстенә затлы төлке тунын гына салып өлгерә. Ул тунны әби, берничә көннән, әтисенең хәлен белергә Әтнәгә килгәч, кулга алган милиция өстендә күрә. Әби исә, әтисе белән очраша алмый. Судсыз нисез атып үтергән булалар... ⠀ Менә шундый кыска гына тарих. Бүген миңа көне буе журналистлар шалтыратып фикеремне сорадылар. Шуңа күрә кичәге "хатамны" төзәтеп (1 сериясен карамаган идем) бүген экран каршында 2 сериясен карап утырам. Сез дә карыйсыздыр бит? Әллә ул "кулаклар" белән көрәш бездә булмаганмы? Ни дисез?" дип яза Фәнис Җиһанша.
Аңа җавап итеп кайбер интернетчылар үз фикерләрен калдырган:
"Беренче серияне карамаган, китапны укымаган килеш нинди фикер алышу ул, карап бетерик әле кинофильмны, хата гына тикшереп утырмыйк, Фәнис әфәнде. Шуңа нәфис фильм бит. Һәркемнең үз фикере, бәхәс дэвам итә"
"Мыскыл итү инде бу безнең милләтне. Дизлайк ул фильмына да, китабына да. Чын Зөләйханы, Гаяз Исхакыйныкын карасын иде кеше"
"Һәркем үз фикерен генә язсын иде. Кеше өчен җавап биреп утырасыз. Бар да шәпский.. Кайсыгыз секстан башка гына туды соң. Карыйк әле ахырына кадәр. Алдан чапмыйк!"
"Дөрес әйтәсез, карап бетермичә фикерләрен әйтергә ашыгучылар куп безнең... Зур эш башкарылган (моның белән беркем бәхәсләшә алмас). Шуңа хөрмәт йөзеннән булса да, бераз сабыр булырга кирәк... «Бездә андый кайнаналар булмаган, хайванга кул кутәрмәгәннәр...h.б" диючеләргә башта татар язучыларын укырга киңәш итәр идем. Нәрсә генә булмаган. Дәу әнием сөйләгәннәре искә төшә, мин шуннан куз алдыма китерәм... Шәхсән узем, кичә караганда, геройларның кузләре белән уйный белуләренә, режиссерның алымнарына игьтибар иттем. Куз яшьләрем килде.. Мин тырнак астыннан кер эзләмәдем, безнең илдә булган хәлләр янә кабатланмасын дидем" дип яза укучылар.
--- |
Иң күп укылган
|