поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.07.2010 Бәйрәм

БЕЗ САБАНТУЙЛЫ ХАЛЫК!

10 июльдә Кочко-Пожар җирендә зур бәйрәм – авылның 400 еллыгына һәм СССРның олимпия чемпионы, Пожар егете Шазам Сафин истәлегенә багышланган Сабан туе булды.

 Моңарчы 7 ел авылда сабантуй бәйрәме уздырылмады. Кечкенә генә Парша, Тукай авыллары да ел саен бәйрәм үткәргәндә, район үзәге янында урнашкан зуп-зур Пожар өчен оят кебек тә иде. Инде хәзер: “Эшләсәк тә эшләдек сабантуйны!” – дип горурланырга хаклылардыр. Күрәсең, авыл сусаган бәйрәмгә. “Авыл яшьләре инициатива белән чыккач, мәскәүлеләр күтәреп алды. Җыйнаулашып әзерләдек бәйрәмне. Акчалата ярдәм итүчеләр күп булды, рәхмәт һәммәсенә”, – ди авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин.

 

 Бәйрәм зур оешканлык белән үтте. “Кочко-Пожарки. Сабантуй-2010” дип язылган ак футболкалар һәм бейсболкалар кигән оештыру комитеты әгъзалары иртәдән кичкә кадәр төрле уеннар оештырып, һәммәсен кайгыртып йөрделәр. Чиккән сөлгеләр белән бизәлгән ат мәйданга бер арба кызлар китерде. Авыл урамнары буйлап җырлап узган бу кызларны күпләр капка төбенә чыгып, сокланып карады. Элек шулай кызлар һәм егетләр арбаларга утырып сабантуйларга йөргән икән, күптән онытылган күренешне пожарлылар яңартты.

 

 Сабан туе флагын авылыбызның аксакалы, аның тарихын саклаучы һәм дәвам итүче Фарахшин Рәхимҗан абый белән авылның атаклы көрәшчесе, сабантуйлар батыры Фәхретдинов Ирфан күтәрделәр.

 

 Пожарлыларны бәйрәм белән авылыбызның имамы Габделхәй хәзрәт, авыл башлыгы Р. Абдуллин, район администрациясе башлыгы Н.Субботин, Казан кунагы, атаклы “Ак барс” хоккей командасының легендар тренеры З.Билялетдинов, шагыйрь Ә.Саттар, крайны өйрәнүче, галим А.Орлов, Татарстанның халык артисты Р.Курамшин, “Туган як” газетасы баш редакторы Р.Абдуллин, “Авангард” хуҗалыгы җитәкчесе Х.Имаметдинов тәбрикләделәр.

 

 Ерактагы, якындагы юллар

 Шагыйрь язмышына язылган.

 Авылымның шатлык-кайгылары

 Йөрәгемә минем кадалган,

 

– дип Әхмәт Саттар авылына булган мәхәббәтен белдерде, авылдашларына “Хуш, 20 гасыр” дигән шигырьләр җыентыгын һәм җырлары язылган диск бүләк итте.

 

 Рәхимҗан абый “Кочко-Пожар тарихы” дигән кулъязмалар тупланмасын алып килгән. Бу язмаларны кайнатасы Юнисов Фарахша, аның әтисе Юнис мулла һәм бабасы Фәезхан мулла туплап килгәннәр.

 

 “Авылыбызның урыны яхшы. Тимер юлга якын, елгасы да бар. Янәшәдә Сергач шәһәре. Шундый күркәм урынга килеп урнашканнары, кырларын эшкәртеп, болыннарын-суларын саклап безгә бүләк итеп калдырганнары өчен ата-бабайларга рәхмәтле булыйк”, - диде авыл имамы Габделхәй хәзрәт.

 

 “Ак барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билялетдиновның сабантуйга килүе бәйрәмнең дәрәҗәсен аеруча күтәрде. Бәйрәмгә ул авыл яшьләре чакыруы буенча килгән. Шул уңайдан әби-бабалары җирендә – Печәдә яшәүче туганнарында да кунак булган.

 

 “Дусларым булуга һәм бәйрәмгә чакырылуыма мин бик шат. Пожар яшьләре Казанга безнең уенны карарга киләләр, безнең команда өчен борчылалар. Менә бүген мин аларның эшләрен күреп шатланам. Яшьләрне спортка тартулары сөендерә”, – ди Зиннәтулла Хәйдәрович. Спортчылар традициясе буенча район башлыгы Н.Субботинга ул “Ак барс” командасы шарфын һәм вымпелын бүләк итте. Николай Михайлович та үз чиратында кадерле кунакка Сергач турында китап, Сергач вымпелын һәм “Сергач” дип язылган футболка бирде. “Командагыз автобусында бу вымпел эленеп йөрсен.“Ак барс” тренерының тамырлары Сер-гачтан икәнен һәркем белсен”, – диде ул.

 

 Авыл яшьләре исеменнән Пожар хоккей командасы капитаны Илһам Жиһаншин Зиннәтулла Хәйдәровичка сувенир итеп ак барс сынын һәм сабантуй футболкасы бүләк итте.

 

 Алимҗан абый Орлов юбилейлы сабантуйга үзе язган “Камка тарихы” китабын китергән һәм пожарлылар да үз авыллары турында шундый китап бастырсыннар иде. Авылның бәйрәме булырга тиеш ул, һәр ел үткәрелсен иде, диде Алимҗан ага.

 

 Җырчы Рамил Курамшин кайнар хисләрен җыр белән аңлатты, бәйрәм барышында да авылдашларына бик матур җырларын бүләк итте.

 

 Безнең Пожарның тарихы бай. 1929 елда биредә Татар районы үзәге була. Тирә-якларга даны таралган педучилищеда йөзләп яшьләр белем ала. Сугыш елларында педучилище бинасында госпиталь урнаша. Соңрак – физкультура училищесы, аннан–мәктәп-интернат. Пожарның танылган шәхесләре дә күп. “Авангард” колхозы һәрвакыт диярлек алдынгылар сафында. Бу хакта авыл китапханәсе аерым күргәзмә дә әзерләгән иде.

 

 Сабан туе ул чын мәгънәдә җир эшкәртүчеләр бәйрәме. Бу турыда "Авангард" СПКсы җитәкчесе Харис Имаметдинов сөйләде һәм хезмәт алдынгыларын мак-тау грамоталары белән бүләкләде.

 

 Сабантуйда халык иртәдән кичкә кадәр рәхәтләнеп ял итте. Сату нокталарындагы эчемлекләр генә халыкның суга сусавын басалмады, мәйдан янындагы челтерәп аккан кизләү суына чират бетмәде. Бу кизләү суын әле авылга нигез салучы Кучкай морза эчкәндер.

 

 Бәйрәмдә бала-чага өчен халык уеннары оештырылган иде, олыраклар канат тартуда көчләрен сынады, футбол уйнадылар. Футболда рус Пожары һәм Шөбиле командалары да катнашты. Беренчелекне шөбилелеләр алды. Турникта Кочко-Пожар егете Муллин Камил җиңде. 24 килограммлык герне 42 тапкыр Шаипов Илдус күтәрде. Биек колга түбәсенә Мустафин Шәмил иң кыска вакыт эчендә менеп электродрель белән бүләкләнде.

 

 Төштән соң көрәш башланды, ә халык һаман сәхнә яныннан китәлмәде. Биредә танылган җырчы, Пожар кияве Динар Фәйсханов һәм Казан артистлары җыр-бию бүләк иттеләр. Авыл үзешчәннәре, мәктәп балалары чыгышы аеруча матур булды.

 

 Билбаулар белән көч сынашырга Рбишча, Суыксу, Яндавишча, Карга, Анды, Семочки, Шөбиле егетләре дә килгән иде. 75 килограммга кадәр авырлыкта К.-Пожардан Фәхретдинов Рауф беренче урынны яулады һәм бензокосилка белән бү-ләкләнде. Абсолют авырлыкта рбишчалы Мусин Ханнән, Семочкидан Исхаков Ильяс һәм Андыдан Шафиуллин Рамил аеруча матур алымнар күрсәтеп көрәштеләр. Ильяс иң көчле булып чыкты. Ул агач эшкәртү станогы һәм кучкар белән бүләкләнде.

 

 Пожарлылар арасыннан Сафин Халит көндәшләрен җиңеп беренчелекне алды, ә абсолюта Арифуллин Руслан җиңде.

 

 Сабантуй дискотека һәм фейерверк белән тәмамланды.

 

 

З.Билялетдинов пожарлылар белән.

 

 

Кочко-Пожар авыл үзешчәннәре.

 

Автор фотолары.


Р.ҖӘФӘРОВА
Туган як
№ 29 | 16.07.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»