|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2020 Мәдәният
Милли музей оештырган онлайн проектларның атналык афишасыМилли музейда онлайн проектлар дәвам итә. Бу атнага планлаштырылган чараларның афишасы белән танышыгыз. 13, 15 һәм 19 нчы апрельдә – «Тарих дөньясын ачып» (Сез сайлаган экспонатлар белән танышырга тәкъдим итәбез)
13, 16 нче апрельдә – «Идел буе музей әлифбасы» (З хәрефенә экспонатлар)
14 һәм 18 нче апрельдә – «Музей остаханәләре » (онлайн мастер -класслар)
13 һәм 17 нче апрельдә - Милли музей буенча онлайн экскурсияләр
14, 16 һәм 18 нче апрельдә -Антон Райхштатның «1 көн - 1 экспонат» проекты (республикабыздагы иң әһәмиятле музей экспонатлары турында телесюжетлар һәм публикацияләр сериясе)
14 нче апрельдә – «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» (Татарстанның үсешенә зур өлеш керткән күренекле ватандашлар коллекцияләре белән танышу)
15 нче апрельдә – «Җиңү хатлары» (Татарстан Республикасы Милли музее фондларынннан сугыш еллары хатлары белән танышу)
Көн саен сәгать 14.00 дә Инстаграммда «Татарстан Республикасы Милли музее белгечләре» онлайн-уенына кушылыгыз. Музей оештырган проектларны Милли музейның Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында карый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|