|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2020 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе артистлары узчикләү чорын ничек үткәрә?Татар филармониясе артистлары үзчикләү шартларында ни белән мәшгуль, формада булу өчен ниләр эшлиләр? Бу турыда алар үзләре менә ниләр сөйлиләр. Җырчы, Россиянең атказанган, Татарстаның халык артисты, Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие солисты Георгий Ибушев: «Ярты айдан артык туган авылымда мин (Мамадыш районы, Владимир авылы. З. Г. ). Бакчаларны җыештырып бетердем, тыкрыкларны, су буйларын чистарттым. Өйдә почмак якта шкаф ясап куйдым. Бер кочак ноталар алып кайткан идем, аларны караштырам. «Разбой» салып «распевка» лар ясыйм, ансыз булмый. Монда күршеләрне борчыйм дип куркасы юк. Җанга рәхәт, тыныч авылда. Төшенкелеккә бирелергә вакыт юк, эш күп.»⠀
Музыкант, ТР Филармоник джаз-оркестрының солисты Мария Аксенова : «Көн саен берничә сәгать үземнең уен коралында шөгыльләнәм, формам тәртиптә! Йорт эшләренә дә вакыт табам. Хәзерге вакытта Гузәл Яхинаның «Зөләйха окүзләрен ача» әсәрен укыйм. Шушы әсәргә нигезләнгән, 13 апрель көнне "Россия 1" каналында чыгачак сериал премьерасын көтәм."
Җырчы, Россиянең атказанган,⠀Татарстанның халык артисты, Татарстанның халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова : «Минем күңелемдә гармония, төшенкелеккә бирелмим.⠀Интернетта дусларым белән аралашам, тәмле ризыклар әзерлим. Репептуарымны кабатлыйм, яңа әсәрләр өйрәнәм, музыка тыңлыйм!»⠀
Музыкант, композитор, дирижер, Филармониянең музыкаль - әдәби лекторие солисты Ильяс Камал: «Иҗат иткәндә без болай да күпмедер дәрәҗәдә «үзизоляциядә» булабыз, шунлыктан иҗат өлкәсендә үзгәрешләр әллә ни сизелмәде. Ләкин өйдә генә бикләнеп утырырга туры килгәнгә, икеләтә көч белән иҗатка чумдым. Шул ук вакытта еллар буена җыелып килгән кайбер эшләрне, ноталарны тәртипкә китерергә мөмкинлек туды. Иҗади форманы югалтмас өчен гадәти тормыштагыча формада булырга кирәк, әлбәттә, әллә ни аерма юк. Шулай ук күп вакытны уен коралларында уйныйм, башкару сыйфатын арттыру өстендә эшлим, яңа әсәрләр өйрәнәм, ә бу - киләчәктәге концерт программаларына яңа репертуар туплана дигән сүз. Композиторлык иҗатына килгәндә, шулай ук, тукталмыйча, эшне ташлап тормыйча дәвам итү. Яңа әсәрләр өстендә эш алып барам.»
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Рөстәм Гыйльфанов:
"Үзизоляция чорын туган авылымда уздырам. Бу чикләнүнең "минус"лары белән бергә үз "плюс"лары да бар. Өйдә, эш өстәлендә, иң мөһиме - башта тәртип урнаштыру өчен бик кулай вакыт. Бакчада беренче үсентеләр баш калкыта башлады. Шуларга карагач, кунел күтәрелә. Өйрәнәсе жырларым бар иде, шуларны иркенләп өйрәнәм. Һәркөн иртән "распевка" ясыйм, бию күнегүләрен кабатлыйм, озак биеми торсан - онытылуы да бар".
Татар дәүләт филармониясе тормышындагы шушы һәм башка кызыклы вакыйгалар белән сез филармониянең инстаграм битендә таныша аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|