|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2020 Фаҗига
Машина эчендә үлгән баланы ташлап калдырып качканАвариядән соң машинада 14 яшьлек кызның мәете табылган. Машина йөртүче авария булган урыннан качып киткән. Кушнаренко районында, 13 апрель иртәсендә, Шәрип-Первушино юл аралыгында, машина эчендә үлгән бала белән авария теркәлде. Башкортстан дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча, ВАЗ-2106 йөртүче билгесез кеше машинасын әйләндергән. Водитель юл-транспорт һәлакәте булган урынны ташлап киткән. Авария булган урында 14 яшьлек кызның гәүдәсе табылган.
“Хәзер ЮХХДИ водительне ачыклау өчен оператив эзләү эшләре алып бара. Вакыйганың барлык сәбәпләре ачыклана. Башкортстан юл инспекциясе аварияне үз күзләре белән күргән кешеләрне, вакыйгага ачыклык кертүне сорый ", - дип хәбәр итәләр юл инспекциясе идарәсендә.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
--- |
Иң күп укылган
|