|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2020 Шоу-бизнес
Мөнир Рахмаев һәм Илсөяр кызларына нинди сирәк исем кушкан? (ФОТО)Әлмәт егете, танылган җырчы Мөнир Рахмаев гаиләсендә зур шатлык - шатлыгыннан сикерә: тәүге тапкыр әти булган, дип язган идек. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 18 март көнне, 4.30 сәгатьтә кызлары туды. “Кызым туды! Шатлыгымнан күкләрдә очам!" - дип уртаклашты ул. Узган елны башлы-күзле булган җырчы әти булырга җыенуы февральдә билгеле булды. Мөнирнең хатыны Илсөярнең бәби көтү фотосын "Матбугат.ру"да да бастырган идек. Мөнир белән Илсөяр сабыйга сирәк очрый торган бик үзенчәлекле исем кушкан. Балага Асмира исеме биргәннәр.
Җырчы инстаграмда: "Мөнир+Илсөяр+Асмира = минем гаилә (дәвамы булачак)", дип яза.
--- |
Иң күп укылган
|