|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2020 Мәдәният
Карантин. Онлайн-чаралар дәвам итә. Чиратта: Сөмбел Билалова һәм үзенчәлекле экскурсияҖырчыларны тамашачылар белән аралашудан бернинди вирус та аерып тора алмый. Даими рәвештә онлайн-концертлар оештырыла. Бүген кич Казан шәһәр филармониясе артистлары тамашачылар белән интернет киңлекләрендә туры эфирда очрашачак. 18.30 сәгатьтә Инстаграмдагы cәхифәсендә күпсанлы Халыкара бәйгеләр лауреаты Сөмбел Билалованың https://www.instagram.com/sembelbilalova/ онлайн концерты булачак. "Бик әзерләнәм. Кызык булырга ошаган үзе. Җырлыйбыз, биибез, аралашабыз Алла бирса! Әзрәк русча да, инглизчә дә җырларбыз, дип уйлый. Бик көтәм сезне! Рәхим итегез!", -ди Сөмбел тамашачыларына.
20.00 сәгатьтә Инстаграмдагы сәхифәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Завьялова https://www.instagram.com/zavolgakazan/ Казан һәм Мехико буенча сәяхәт кылырга чакыра. Ольга инглиз һәм испан телләре һәм шул илләрнең гореф-гадәтләре белән таныштырырга вәгъдә итә.
Вакытыгызны файдалы итеп уздырыгыз, Казан филармониясе оештырган чаралардан читтә калмагыз.
--- |
Иң күп укылган
|