поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.04.2020 Киңәш-табыш

"Кеше үз-үзен дәвалый ала"

Текстолог, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшиның күптән хастаханәгә барганы юк, авырулардан котылу өчен гадәти булмаган дәвалану ысулларын файдалана, кадакка баса, хиҗама ясата башлаган.

— Бөерем борчып торгач, хастаханәгә барган идем. Диспансеризация узыгыз, дип теңкәгә тиделәр. Табибка эләгер өчен алдан язылырга, анализлар бирергә, күпмедер вакыт үткәч, тагын килергә, диләр. Мәшәкате шактый. Җитмәсә, барысы өчен дә акча кирәк.
Баксаң, дәвалануның башка ысуллары да җитәрлек икән бит. Экспериментлардан беркайчан курыкмадым. Шуңа төрлесен сынап карыйм. Тмин эчәм. Хиҗаманың файдасын күрдем. Кадакка басуның нәтиҗәсе дә сизелә, — ди Зөфәр абый.
 
Металл кадаклардан эшләнгән Кузнецов аппликаторын танышлары аша моннан берничә ел элек 3 мең сумга сатып алган. “Беренче тапкыр баскач, бик авыртты. Бөтен авыруларым кузгалды”, — ди әңгәмәдәшем. Ләкин ул тәҗрибәне туктатмаган. Өч атнадан соң җиңеллек тоя башлаган.
 
— Шунда баса башлаганнан бирле күз төбендәге “капчыклар” кимеде, — ди. Бу стрессны җиңәргә, баш авыртуы вакытында да ярдәм итә икән.
 
Зөфәр абый белгечлеге буенча текстолог. Бу җиңел эш түгел. Бер сүзне танып төшенү өчен кайчак сәгатьләр буе эзләнергә туры килә. “Мин укыган кулъязмалар арасында иң пөхтәсе, аңлаешлысы — Габдулла Тукайныкы. Ә Гаяз Исхакыйның язуын тану бик авыр”, — ди галим.
 
 
Текстолог ул — тарихчы да, чит телләрне дә чамаларга, сиземләү, ишетү сәләте дә көчле булырга тиеш. Озак вакыт компьютерда утырырга туры килә. Нәтиҗәдә җилкә, бил, күзләр еш авырта. Шуңа да Зөфәр абый үз дәвалану методикасын булдырган. Иртән торгач, Тибет гимнастикасын ясый, көне буе хәрәкәттә булырга, җәяү йөрергә тырыша. Көненә 2 литр чамасы җылы су эчә. Аерым диета тотмый. “Ашказаны теләсә нинди ризыкны кабул итә алырлык хәлдә сәламәт булырга тиеш”, — ди. Кич ашаганнан соң сәгать ярым узгач, физкультура белән шөгыльләнә. Гантельләр күтәрә, төрле күнегүләр ясый. Аннары, ятар алдыннан, 10-12 минут кадакларда яланаяк басып тора. Ярты ел саен хиҗама ясатырга тырыша.
 
— Авырмас өчен сәламәтлегеңне яшьтән үк сакларга кирәк. Туганда энергетик кыр киң була, үскән саен ул кысыла, кеше тышкы факторларга тиз бирешә башлый. Саклый торган энергетикаңны ныгытырга, үзеңне тоярга өйрәнергә кирәк. Дару авыртуны вакытлыча баса. Кеше үз-үзен дәвалый ала. Хастаханәдән мөмкин кадәр ераграк булырга туры килсен иде, — ди Зөфәр абый.
 
Киләчәктә ул йога, медитация ысулларын да сынап карарга уйлый.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 09.04.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»