|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2020 Мәдәният
Кариев театры балаларны Live-спектакльләр карарга чакыраБүгенге карантин шартларында Кариев театры, яшь тамашачыларын кайгыртып, репертуарда барган иң яхшы балалар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итә: “Кәҗүл читек”, «Йомрыбаш» һәм соңгы премьераларның берсе, “Тантана” театраль премиясенең “Балалар өчен иң яхшы спектакль” номинациясе җиңүчесе — «Хикмәт әкиятләре». Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң, чөнки Live-спектакльләр шул ук сез яраткан тарих һәм геройлар, бары яңа форматта. Җитмәсә, спектакльләр рус теле субтитрлар белән тәэмин ителгән.
⠀
Театр авыр вакытлар кичерә: барлык спектакльләр дә кичектерелде, сатып алынган билетлар өчен акчалар кайтарылды... Бүгенге заманда болай да милли яшь тамашачы театрлары җиңел яшәми иде, хәзерге вәзгыять исә турыдан-туры безнең матди хәлебезгә тәэсир итәчәк. Спектакльләрне интернеттан сатып алу – ул ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә.
⠀
Live-спектакльләргә билет алу бик җиңел:
1. Театрның сайтында регистрация үтеп, түләүне башкарырга. 1 спектакль - 200 сум, берьюлы өч спектакль ташлама белән – 450 сум;
2. Электрон адресыгызга килгән сылтама (логин һәм пароль) буенча спектакль карарга!
⠀
Әлеге сылтама 30 апрельгә кадәр актив була, ягъни апрель ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак.
⠀
Исегезгә төшерәбез, безнең Youtube-каналдан архив спектакльләрне (билгеле вакытта) бушка карарга мөмкин.
⠀
Үзегезнең сәламәтлегегезне саклагыз, өйдә булыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|