поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.04.2020 Мәдәният

Камаллыларны вирус куркытмый, алар тамашачыларны онлайн театрга дәшә

Камал театры 8 апрельдән репертуарындагы спектакльләрен онлайн күрсәтә башлый. Трансляцияләр афишасы популяр комедияләрдән, классик спектакльләрдән һәм фестивальләрдә катнашкан хитлардан тора. Трансляцияләр театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru үтәчәк. Карау бәясен тамашачы үзе билгели. Спектакльләрне компьютер, телефон һәм Smart TV технологияле телевизорлар аша карарга мөмкин.

Әлбәттә, видео тере уенны алыштыра алмый, тик аның уңай яклары да бар. Беренчедән, экран аша сез артистларның бөтен хис-хәрәкәтләрен якыннан күрәчәксез. Икенчедән, һәр тамашачы үзен беренче рәттә утырган кебек хис итәчәк. Һәм үзе генә түгел, гаиләсе белән карый алачак. Өченчедән, бу чын спектакль. Бары, билгеле сәбәпләр аркасында, Сез аны залдан түгел, ә экран аша карыйсыз. Һәм бу чын спектакльдә чын артистлар уйный. Сез аларны беләсез, яратасыз. Ә чын артистлар уйнаучы, чын тамашачы караган чын спектакльләргә, әлбәттә, чын билетлар сатыла. Бер генә аерма - Сез бәяне үзегез куясыз. Нинди бәя телисез - шуны. Ничек кенә булса да, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Тамашачыларсыз театр - театр була алмый.
 
Спектакльләргә билетларны бүгеннән театр сайтында kamalteatr.ru алырга мөмкин. Билетларны алдан алып куярга киңәш итәбез, чөнки һәр спектакльнең карау вакыты чикләнгән. Спектакльгә билетны трансляция беткәнче алып өлгерергә кирәк. Мәсәлән, "Мәхәббәт ФМ" спектаклен (8 апрель 19:00 башлана) карау өчен билетны бүгеннән башлап трансляция тәмамланганчы, ягъни, 8 апрель 22:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин. Трансляциягә билет алучыларның спектакль башланганчы 7 көне, ә спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен 48 сәгать вакыты була.
 
Афиша:
 
8 апрель, 19.00 - МӘХӘББӘТ FM / МЭХЭББЭТ FM
 
9 апрель, 19.00 - МӘҢГЕЛЕК БУРАН / И ДОЛЬШЕ ВЕКА ДЛИТСЯ ДЕНЬ
 
10 апрель, 19.00 - ҖӘЙНЕҢ БЕР КӨНЕНДӘ / ОДНАЖДЫ ЛЕТНИМ ДНЁМ
 
11 апрель, 19.00 - CӨЯСЕҢМЕ, CӨЙМИСЕҢМЕ... / ЛЮБИШЬ, НЕ ЛЮБИШЬ...
 
15 апрель, 19.00 - БИЮ ПӘРИЕ / ОЧАРОВАННЫЙ ТАНЦЕМ
 
16 апрель, 19.00 - МИРКӘЙ БЕЛӘН АЙСЫЛУ/МИРКАЙ И АЙСЫЛУ
 
17 апрель, 19.00 - ИСӘНМЕ, УЛЫМ! / ЗДРАВСТВУЙ, МАМА, ЭТО Я!
 
Дуслар! Сезне Камал театры спектакльләренең трансляцияләрен карау кагыйдәләре белән таныштырабыз.
1. Сайтны kamalteatr.ru ачырга
2. Регистрация үтәргә, үзегез хакында мәгълүмат тутырырга, " Теркәлү" төймәсенә басырга. Почтагызга җибәрелгән хат аша имэйлны расларга.
3. «Афиша» бүлеген ачырга.
4. Спектакльне сайлаганнан соң "Билет алу" төймәсенә басырга.
5. Үзегез теләгән сумманы сайларга һәм "Сатып алу" төймәсенә басырга.
6. Алга таба банк картасы мәгълүматларын тутырасыз һәм сезнең почтага онлайн-трансляциягә сылтама җибәрелә.
7. Билгеләнгән көндә һәм вакытта сылтама аша яки театр сайтындагы шәхси кабинетыгыз аша спектакльне карый аласыз.
 
Камал театры спектакльләре иммунитетны ныгыта. Бу 1906 елдан дәлиләнеп килә.

---
Камал театры
№ --- | 02.04.2020
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»