поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.07.2010 Мәдәният

СЕРЛЕ КҮЗЛӘР МОҢЫ

Моннан байтак еллар элек Балтачта халык талантларын барлауны максат иткән бер җыр кичәсе узган иде. Бар икән матур тавышлар Балтач төбәгендә. Канәгатьлек кичереп, кинәнеп тыңладык. Жюри рәисе сыйфатында җырчы Римма Ибраһимова да чакырылган иде. Ул аларга чит-ят кеше түгел – якташлары, Түбән Кенә авылы кызы.

Менә бервакыт сәхнәгә кунакның үзен дә чакырдылар. Күлмәк җиңнәрен канат итеп җәеп, җырлый-җырлый сәхнәгә чыккан Римма җырының беренче аһәңнәре белән үк үзешчән җырчы белән профессиональ җырчы арасындагы чикне аерымлап куйды. Ул тембр тигезлеге! Ул тавыш диапозоны! Ул сулыш тигезлеге! Авазлар, моңлы көй хасил итеп, бер-берсенә сөзәк таудан шуып төшкән кебек җайлы гына ялгана да талгын, әмма куәтле яңгырашлы көйне югарыга – кошлар очкан биеклеккә алып менеп китә:

 

Һаваларда очкан кошлар кебек,

Ярсый-ярсый канат кагынып,

Туган илем, кайттым мин талпынып,

Күз нурларым. Сезне сагынып.

 

Кичәдән соң без кунакханә бүлмәсендә бергә туры килдек. Әмма төн ката гәпләшеп утырырга дәрте юк иде җырчының. Песи баласы кебек йомарланды да ятып йоклады. Минем күңелдә яралган сораулар да тел очында эленеп калды. Югыйсә, зур кара күзләр моңын бик тә, бик тә аңлыйсы килә иде.

 

Сөйләшәсе иде бит бер.

 

Инде менә еллар үткәч, форсат чыкты. Римма Ибраһимова күрер күзгә бер дә үзгәрмәгән кебек. Ләкин бу беренче тәэсир генә. Шул еллар эчендә тыйнак җырчыбыз Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты булып өлгергән, Россиянең «Почет Билгесе» орденын шкаф түренә куйган, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты. Димәк, тыйнаклык ышыгындагы олы талант тиешенчә бәяләнгән. Римманың бернинди дәрәҗәле исемнәр белән дә билгеләнми торган сыйфаты, шөкер, үзгәрешсез калган. Ул һаман да әле татар хатын-кызы өлгесенә мисал булырлык кимәлдә. Озын кара чәчләр, ипле холык, зәвыклы, әдәпле киенү рәвеше.

 

«Һәммәгез дә минем теләктән уңыгыз.

Бәхетле булыгыз! Бәхетле булыгыз!» –

 

дип бар дөньяга игелек, бәрәкәт теләп йөргән җырчы ханым үзе бәхетлеме икән соң? Сораулы карашымны тотып алган Римма, минем күңелем биктә дигәдәй, әйтеп куйды:

 

– Кешенең эчке дөньясы үзенә генә кирәк. – Әмма җөмләнең икенчесе сорау биреп әрсезләнү өчен җай калдырды. – Нигә безнең диндә, католиклардагы кебек, мәчеткә килеп бушану гадәте юк икән? Үзен күрмәгән, үзем күрмәгән затка ачыла алыр идем мин.

 

«Бер тауда ун чишмә,

Сереңне син чишмә.

Сереңне чибәрләр

Дөньяга сибәрләр, сибәрләр..» –

 

дип, яшьлегендә җырлаган җырыннан да сабак ала белгән икән бу ханым.

 

Күңелне биктә тоту кадәресе әнисе Хәдичәдән күчкән сыйфатмы әллә? «Әтинең әнигә фронттан язган хатларын – калын кагәзьгә катлап-катлап төрелгән төргәкне чормадагы сандык төбеннән үзләре картаеп беткәч кенә алып төшеп укыдык. Миңа кадәр туган ике абыемның үлемен дә әни сабыр күтәргән. Алсу апам да ике баласын калдырып, безгә хәсрәт төяп, бу дөньядан иртә китте. Кеше кайгысы кешегә иртә керә – кич чыга.»

 

Шулай да хәләле – Равиле, кадерлесенең айдай түгәрәк йөзен куш учына алып, июль аенда матур юбилеен уздырырга җыенган Римманың күзләренә карап: «Җир җиләгем, нинди моң бар синең күзләреңдә?» – дип сораса, ул, мөгаен, ачылыр иде,

 

Менә унике ел Равилем юк шул инде. 1998 елны табын янында дуслар белән каршылый алды әле ул. 1нче гыйнварда вафат булды. Үпкәсендә шул начар чир булды инде. Исән булса да, ягымлы сүзләр әйтә белмәс иде ул. «Мать» – менә шул иде аның миңа иң яратып дәшкән сүзе. Украинада туган шахтер малае иде Равил. Миңа өйләнгәндә татарча бөтенләй белми иде ул. Минем гел үз алдыма көй шыңшып йөри торган гадәтем бар.Әгъзәм Фәттахның «Мин сине эзләрмен, мин сине табармын» дигән җырын өйрәнеп йөрим. «А я тебя уже нашел», – дип, юлыма аркылы төшкән иде ул. Татарчага аны улыбыз өйрәтте. Чөнки улым без гастрольдә йөргәндә әни белән кала. Бер сүз русча белми бала. Малаен аңлар өчен әтисе туган телен өйрәнде. Равил барында минем аркам ышыкта иде. «Яшьлек» дигән үз төркемем бар иде минем. Анда минем белән Асаф Вәлиев, Айдар Фәйзрахманов җырлап алды. Клара Хәйретдинова белән дә дуэтларыбыз бар. Безнең икебезгә дип, татар композиторлары махсус җырлар да яздылар. Равил безнең төркемнең директоры иде. Бар оештыру мәшәкате аның өстендә булды.

 

Сәхнәдә сыңар тәгәрмәчле велосипедлар белән әкәмәт номерлар күрсәтүче ул егетне яхшы хәтерлибез без. Бөтенроссия эстрада студиясендә тырышып укыганлыкка диплом гына түгел, «Омичи на эстраде» төркеме егетенең йөрәген дә яулап кайтып китә кыз Мәскәүдән. Тиздән егетнең дә сукмагы озын толымлы кыз артыннан Казанга таба ята.

 

Мәскәү гомере болай караганда озын да түгел – нибары ике ел гына. Ләкин яшьлекнең көне хисләр муллыгы, вакыйгалар күплеге белән елга тиң бит ул. Әнә шул кыска гына вакыт арасында танылган тенор Георгий Виноградовтан калган бөтен иҗат гомерен сугарырга җитәрлек вокал белеме алынган. «Москонцерт» та булачак эстрада йолдызларын үги итми. Мәскәүгә концерт белән килгән мәшһүрләрнең концертларына билетлар бирә. Римма болгар жырчысы Лили Иванова, югослав җырчысы Радмила Караклаич, аргентиналы Лолита Торос кебек җырчыларны сихерләнгән кебек тыңлый. Тавыш тембрлары ук «советча» түгел иде аларның. Ниндидер яңгыравыклы, шул ук вакытта каймак кебек куе агымлы аһәң!

 

Югыйсә, Римма Ибраһимованың үз тавышы да көмеш чыңын, чишмә челтерәвен кабатлау өчен яратылган кебек. Бәлки, дөнья эстрада сәхнәсенә чыкса, аның үз тавышын теге җырчы ханымнар, нәкъ безнең кебек, әсәрләнеп тыңларлар иде. Татар җырчысына дөньяны яулау өчен матур тавыш кына җитми шул. Башта Мәскәүгә узасы, аннары бишенче графаны исән-имин кичәсе бар. Хәзер җиңелрәк бугай ул. 70нче елларда «С песней по жизни» Бөтенсоюз конкурсының финалын көтеп, бөтен Татарстаныбыз белән телевизор экранына капланган идек. Анда Римма Ибраһимова «Кәгазь торналар»ны – без тетрәнеп тыңлый торган җырны җырлады. Ләкин жюри, ни кызганыч, тетрәнмәде. Хәер, «Евровидение»дә дә тетрәнмәде алар. Ә бит Георгий Виноградов «татар балаларының» һәр кайсына зур өмет баглый иде. Алар – Зиннур Нурмөхәммәтов та, Клара Хәйретдинова да, Римма Ибраһимова да үзләренә остазлары йөкләгән ышанычны тулысынча аклап иҗат иттеләр, Казанга кайткач та белемнәрен тагын да тирәнәйтү өчен музыка училищесында, югары уку йортында укыдылар. Хәзер, әнә, үзләре татар эстрадасына җырчылар әзерлиләр.Һәркайсының йөз аклыгы булырлык шәкертләре бар.Римма ханым үзе Айгөл Сагынбаева, Сөмбел Билалова, Тамчыгөл кебек шәкертләрен бик яратып, өмет баглап сөйли. Өмет! Нииди әйбәт сүз. Радиодан ишеткән белдерүгә ышанып, Казанга – Филармониягә килгән Риммада да бар иде ул олы өмет. Талантлы татар балаларын Мәскәүгә туплап җибәрү өчен янып-көеп йөргән энтузиаст, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановта аннан да күбрәк иде. Эстраданың төрле жанрларында эшләргә тиешле нәфис сүз осталарын, биючеләрне, җырчыларны бер ул гына түгел, бәлки бөтен Татарстан кайгыртып торды бугай. Шулаен шулай. Әмма студент кайда да студент. Ул стипендиясен кесәгә салуга бер кинәнеп яшәп ала да аннары кырыс режимга күчә. «Тик без түгел, – ди Римма ханым яшьлеген сагынып. – Без Зур театрдагы бөтен спектакльләрне карап бардык. Иң арзан билетлар безнеке иде.Укуыбыз да ВДНХ дагы Яшел театрда иде. Торуыбыз ВДНХ кунакханәсендә. Люба Полищук белән дуслар идек. Ул укыганда ук кинога төшә башлады. Без дә акчага аптырамадык – кунакханә ресторанында кичләрен савыт-саба юдым мин.Клара идән юды. Татар кызларын кинога төшәргә чакырмыйлар шул. Ә без болай да күңелле яшәдек. Безнең янга шагыйрьләр җыела торган иде. Безнең өчен җырлар языла иде. Мәсәлән, «Бер тауда ун чишмә» (Сибгат Хәким сүзләре, Сара Садыйкова көе) Клара белән минем өчен язылган җыр.

 

Кызлар «Дом литераторов» тагы шигырь кичәләренә йөгерергә дә вакыт табалар. Анда шагыйрьләр Разил Валиев, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим еш кунак. Римма Ибраһимованың репертуары шул елларда ук тыңлап туйгысыз бай иде инде. Шагыйрьләр дусты композитор Фасил Әхмәтов Равил Фәйзуллин сүзләренә язган «Китәсез дәмени, аккошлар?» җыры Римма өчен генә түгел, барыбыз өчен дә гимн – җыр булып әверелде:

 

«Бездә әле бу дөньяга

Күңел тулы алкышлар,

Китәсез дәмени,

Китәсез дәмени,

Китәсез дәмени, аккошлар!»

 

Әй ул җырдагы үзәк өзгеч югалту үкенече, җан ярсуы, кабат өметләнеп талпыну! Римманың тавышы исә күкне сызган аккош канатлары кебек, колачлы моң белән язмышлар гөмбәзен ярып бара. Ай, өзелә үзәк, ай өзелә!

 

Җырчының 1976 елда Ташкента, аннан Ленинград тавыш яздыру студияләрендә йөзәр меңлек тираж белән чыккан тәлинкәләрендә язылып калган җырлар арасында андый гүзәл әсәрләр байтак. Рөстәм Яхин романслары гына да ни тора.Ул заманда бит аның җырлары да романс кебек иде. «Киек казлар» (М.Ногман), «Көзге моң» (М.Галиев), «Әниләр» (М. Ногман), «Килен төшкәндә» (Р.Миңнуллин) кебек җырлар Римманың да иҗат юлын гомерле итте. Рөстәм Яхин, Сара Садыйковага алмашка Резеда Ахиярова килде. «Әйтмә миңа...» иҗади дуслыкның башы булган иде. «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленә язылган бишек җыры Римма Ибраһимова репертуарындагы әниләргә багышлаган җырларның һәм «Әлли-бәлли-бәү» тапшырулары аша меңләгән сабыйларны назлап йоклата торган бишек җырларының исәбен ишәйтте. Менә бит ничек. Алты яшендә үз әнисенә:

 

Кояш, кояш

Мәңге балкый,

Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,

Әнием, сиңа. –

 

Дип җырлаган кыз бала, әнә, үзе сигез яшьлек кызы Ләйсән белән сәхнәгә чыгып, шул «Бишек җыры»н җырлый. Дуэт белән. Кызы аңа бүген терәк, бишек җыры исә үз җанын юату өчен. Аларның әле яңа гына ятим калган чаклары. Ләйсән бүтән сәхнәгә чыкмады. Улы Фәрит – әтисе урынына гаилә өчен җаваплылыкны алып, сәхнә артында торды. Алар өчәү – бер йодрык! Римма Ибраһимованың тол калганын бик азлар гына белде ул вакытта.

 

Менә вакытны ун ел артка чигереп алдык. Инде Фәрит үзе әти. Ләйсән Кызлар гимназиясен алтын медаль белән тәмамлап, югары уку йортында укый. Тамашачы Ләйсәнне «Яланаяклы кыз» телевизион спектакле аша яратып калган иде. Мөгаен, сәхнә йолдызы булыр бу кыз дип фаразладык без ул вакытта. Ләйсән исә замана кызы булып чыкты. Бик тә җитди һөнәр сайлады.

 

Римма үзе исә һаман халык белән яши. Ул әле Сургутка сабантуйга киткән була, әле Татарстанның берәр төбәгендә талантлы балаларны «барлап йөри». Ун ел инде диск чыгарырга да вакыт таба алганым юк. Улым «Барс-Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшләгәч, мине диск арты диск чыгара дип уйлыйлар иде. Анда илле яшемә бер диск чыгардык. Башка урыннарда да тавыш яздыру мөмкин эш. Вакыт кына юк». – ди ул үзе.Димәк, моңаергада да вакыты юк. Бу җәһәттән аның үзеннән бер мәзәк язып куйыйк әле.

 

Менә болай ул:

 

Дөньяны су баскан икән. Ягъни мәсәлән, туфан купкан. Берәү тау түбәсенә менеп кунаклаган икән. Су һаман күтәрелә Адәмнең котылыр әмәле юк кебек. Бу бичара иң дөрес гамәлне сайлаган. Бөтен вөҗүде белән Ходайга ялвара башлаган: «Кодрәтле Аллам, коткар мине!» – дигән ул ихластан ялварып. Әлбәттә инде, котыласына бик тә, бик тә ышанган. Менә бер заман көймә күренә. Бу кеше аңа утырмый әле. Үзен Ходай коткарганын көтә. Икенче, өченче көймәне дә уздырып җибәрә. Инде туфан суы да күтәрелә. Адәм батып үлә.Теге дөньяда Ходай каршысына килгәч, дәгъва белдерә бу: «Мин сиңа шундый ышанган идем. Нигә коткармадың?» – ди. – «И бәндә, – дигән Ходай Тәгалә. – Мин сиңа өч көймә җибәрдем. Син берсен дә кабул итмәдең. Гаеп үзеңдә».

 

Кыйссадан хисса: Римма Ибраһимова Ходай үзенә җибәргән көймәләрне күреп ала белгән.

 

Гастрольгә Илһам Шакиров белән чыгарга яратам, – ди Римма. – Илһам абый бик акыллы кеше. Аның янәшәсендә татарлыгыңа горурланып йөрисең.Ул мине үзе: «Чәрелдек тавышлы җырчылар арасында син – иң моңлысы», – дип үсендереп йөртә. 1976 елда ук үзе белән Финляндиягә дә алган иде. Сургутка да бергә бардык.

 

Җыр миңа илләр гиздерде. Венгриядә, Чехиядә, Төркиядә булдым. Кытайны да күрдем. Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә бардым. Һиндстанны күрү турында хыялланам.

 

Юбилейны хыяллар белән каршы алу илгә-көнгә кирклеген белшән кешеләргә генә хас сыйфат ул. Бәйрәмең мөбарәк булсын, Римма ханым.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 7 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»