поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.03.2020 Әдәбият

“Мин киткәч тә, үксеп еламагыз” шигыре Роберт Миңнуллинныкы түгел, Рифат Сәлахныкы булып чыкты

Роберт абый Миңнуллин белән хушлашкан бу көннәрдә ватсапта, социаль челтәрләрдә, интернетта “Мин киткәч тә, үксеп еламагыз” дип башланган бик матур шигырь йөри. Ул бу кайгылы көннәргә аеруча актуаль, аваздаш. Тик бераз гына ялгышлык бар. Бу шигырь күп җирдә Роберт Миңнуллинныкы дип тәкъдим ителә. Чынлыкта ул Рифат Сәлах шигыре. “Матбугат.ру” хәбәрчесе мәсьәләнең очына чыкты.

Бу ялгышлык кайдан килеп чыккан соң диярсез? Бу көннәрдә күпләр социаль челтәрләрдә Роберт Миңнуллин турында постлар элә, бергә төшкән фотоларын барлый.
 
 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Роберт абый гел шулай елмайганны ярата иде. Урының җәннәттә булсын! Фотода 27 декабрь 2019. Рифат СӘЛАХ Еламагыз Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, Сез бит лаек түгел еларга. Аллаһыга мең-мең шөкер итәм Сезнең белән үткән елларга. Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, Зая үтмәгәндер һәр көнем. Җан өләшкән бөек Раббыбызга Җирдә соңгы рәхмәт әйтүем. Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, Кирәк булыр изге догагыз. Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп, Коръәннән дә өстен булмагыз. Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, Җаным исән әле бүген дә. Үкенечләр калыр, гөнаһлар күп, Әзер тору авыр үлемгә. Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз, Елау юкка хәзер, яшь әрәм. Дөнья авырлыгын ташлап китеп, Мәңге картаймаска яшәрәм. Мин үлгәч тә, зинһар, еламагыз!.. P. S. Безнең балачак аның шигырьләрен укып үтте. Хәзер ул балачакны югалттык. Бөтен буыныбыз белән. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун

Публикация от Рифат Сәлах (@rifat_salah) 26 Мар 2020 в 11:47 PDT

 
Рифат Сәлах та инстаграмында Роберт абый белән төшкән фотосын куйган. Һәм фото астына шушындый юллар язган:
 
Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Сез бит лаек түгел еларга.
Аллаһыга мең-мең шөкер итәм,
Сезнең белән үткән елларга. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Зая үтмәгәндер һәр көнем.
Җан өләшкән бөек Раббыбызга
Җирдә соңгы рәхмәт әйтүем. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Кирәк булыр изге догагыз.
Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп,
Коръәннән дә өстен булмагыз. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Җаным исән әле бүген дә.
Үкенечләр калыр, гөнаһлар күп,
Әзер тору авыр үлемгә. 

Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Елау юкка хәзер, яшь әрәм.
Дөнья авырлыгын ташлап китеп,
Мәңге картаймаска яшәрәм.
 
Укучылар, күрәсең, моны Роберт Миңнуллин шигыре дип уйлаган һәм социаль челтәрләр һәм мессенджерларда ул шулай таралды да. 
 
“Матбугат.ру” хәбәрчесе Рифат Сәлахка шалтыратты:
 
- "Еламагыз!.." дип аталган бу шигырьне мин берничә ел элек яздым, - дип сөйләде Рифат, - ул минем “Ак фәрештә” дигән китабыма да кергән. Китап 2017 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
 
Рифат Сәлах әйтүенчә, шигырьне Роберт Миңнуллинныкы түгел икәнен стиле буенча да танып була. Әмма, моны, әлбәттә, профессиональ әдәбиятчеләр һәм шигъриятне якыннан яратучылар гына тоя аладыр инде. Массакүләм укучы исә ялгышлык белән шигырьне Роберт Миңнуллинныкы дип кабул итте. 
 
Хуш, бу шигырь, чыннан да, бүгенге көнгә бик туры килә. Татар әдәбияты, татар халкы кайгыда. “Мәңге картаймаска яшәреп” Роберт абый безне ташлап китте. Урыны җәннәттә булсын...
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»