|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2020 Мәдәният
Раил Шәмсуаровка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелдеГалиәсгар Камал театры актёры Раил Шәмсуаровка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. “Раилне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!” – дип яза Камал театры коллективы. Шәмсуаров Раил Наил улы 1987 елның 21 октяберендә Татарстанның Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. 2014 елда ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ихласлыгы, йомшаклыгы, эчкерсезлеге белән аерылып торучы артист.
Артист тамашачыга әлеге рольләре аша яхшы таныш: Гайнулла – “Дуслар җыелган җирдә”, Микуш – “Гөргөри кияүләре”, Җәмил – “Диләфрүз – Remake” (Т.Миңнуллин); Рәсүл – “Мәхәббәт турында сөйләшик”, Рөстәм – “Кечтүкле уен”, Сәяр – “Әрем исе”, Илһам – “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев); Уел – “Мылтык”, Стас – “Искән җилләр көенә” (З.Хәким); Әсхәт – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов); Әскали – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт); Абдулла Төрек – “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин); Хәйри – “Зәңгәр шәл”, Фәттах – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин); Лакки – “Годо” (С.Беккет) һ.б.
--- |
Иң күп укылган
|