|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2020 Мәдәният
Әлмәт татар дәүләт драма театрында кайгыӘлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы вафат. Артистның вакытсыз үлеме сәбәпле Әлмәт театры коллективы гаиләсенең, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклаша. "Сәхнә түрендә балкыган яшь йолдыз, җыр моңга гашыйк булып кабатланмас таланты, рольләре белән күпме тамашачы йөрәген яулаган Илшат... Күңелебез ышанмый... Йөрәкләрне тетрәндереп, якты эз калдырып киттен Илшат. Син хәрвакыт безнең күңелдә... Фаҗигада һәлак булганның барлык якыннарына һәм гаиләгез белән Сезгә Аллаһы Тәгалә бу авыр көннәрне уздырып җибәрергә җиңеллек һәм чиксез сабырлык бирсен. Моннан соң кара кайгы, ачы хәсрәт күрсәтмәсен. Илшат Фәнзәви улының яткан гүрләре киң, якты, иман нурлы булып, урыннары оҗмах түрләрендә булса иде. Әмин", - дип хәбәр ителә театрның инстаграм аккаунтында.
--- |
Иң күп укылган
|