поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.07.2010 Җәмгыять

“МИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТ!”

Татарстанда узган ел 10 яшьлек кыз бәби алып кайткан. Ничек алай, үзе дә бала гына бит әле, башлангыч сыйныфта гына укый түгелме соң ул, организмы шулай өлгергән микәнни? Чәчләр үрә торырлык хәбәрне ишеткәч, күңелне үзеннән-үзе шундый күңелсез уйлар биләп алды.

Йөрәкне телгәли торган тагын берничә мисал: былтыр республикада 15 яшькә дә җитмәгән 15 кыз бала төшергән, белгечләр 15 яшьтән 17 яшькәчә аборт ясаткан яшүсмерләрне аерым терки, алар 500гә якын. Ничәнче гасырда, нинди генә заманда яшәсәң дә, моны берничек тә нормаль хәл дип кабул итеп булмый. Дөрес, ул очракларның һәркайсын медицина оешмасы берәмтекләп үзендә теркәп барса да, балигъ булмаганнарның исем-фамилиясен белем бирү йортларына, чит кешеләргә җиткерергә тиеш түгел. Журналистлардан хәтта 10 яшьлек әнинең кайсы районнан булуын да яшерделәр. Хәер, исемдәмени эш. Мәктәп тә, тирә-юньдәге мохит тә бала тәрбиясендә роль уйнамый калмый. Әмма, ни кызганыч, мондый очракта беренче чиратта гаиләгә күләгә төшә, ни дисәң дә, тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Күсәкнең авыр башын кыз ягы күтәрә, икенче як та читтә калмаска тиеш кебек, чөнки ул нарасый үзеннән-үзе яки җилдән яралмаган лабаса. Ләкин безнең ир-атлар үз җилкәләренә андый җаваплылык алырга әзер түгел шул әле. Алар күп вакыт “күке әти” булып яшәү юлын сайлый. Кыз баланы берни булмагандай авырлы хәлендә ташлап калдыру очраклары азмыни? Бу шулай ук кече яшьтән аңлату эшләре алып барылмаганнан, ди белгеч­ләр.

 

Гомумән Россиядә бала төшерү үзе үк йогышлы чиргә әйләнеп бара. Россиядә дөньяга килгән 100 сабыйга 66,7 аборт очрагы туры килә икән. Былтыр 1 миллион 161 мең 690 хатын-кыз аборт ясату юлы белән көмәненнән котылган. Башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстанда да хәлләр шәптән түгел, киресенчә, Россиянең гомуми статистикасыннан начаррак та икән әле: 100 туган балага 72,3 аборт туры килә. Күбесенчә 20-30 яшьлекләр шундый адымга бара. Былтыр медиклар катнашында 33 мең 438 аборт ясалган. Тагын күпме кеше табиблар янына бармыйча гына әлеге гөнаһлы эшкә алынгандыр, анысы билгесез... Колакны торгызырлык аянычлы саннарны кичә “Татмедиа”да булып узган брифингта җиткерделәр. Бу көннәрдә Россия Президенты Дмитрий Медведев хатыны Светлана Медведева җитәкчелек иткән социаль-мәдәни инициативалар фонды абортлар ясатуга каршы акция үткәрү тәкъдиме белән чыкты. “Миңа тормыш бүләк ит!” дип аталган чара 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева фикеренчә, бу көннәрдә хатын-кызлар консультациясендә “Ачык ишекләр” көне үткәрелә һәм төрле аңлату эшләре алып барыла. Борчыган сорауларны “кайнар линия” буенча эшләүче 264-57-91 телефон номерына шалтыратып та бирергә була. Аборт ясату кешегә әхлакый яктан гына зарар китереп калмый, сәламәтлеккә дә зыян-зәүрәт сала торган гамәл. Гаиләне планлаштыру үзәге җитәкчесе Фирая Сабирова үзләрендә булган мәгълүматтан чыгып, 17 процент гаиләнең бала алып кайтуга сәләтсез икәнен әйтеп узды. Алар арасында да кайчандыр яшьлек хатасы белән бала төшерүчеләр булгандыр, ләкин бер хата соңрак гомер буена җитәрлек хәсрәткә әйләнгән. Фирая Марат кызының киңәшләрен тотып яшәргә иде безгә. Менә нәрсә диде ул: “Бүген балага узасы килмәгән кешегә саклану чаралары шулкадәр күп. Шуңа күрә замана хатын-кызын йөклелекне калдырыргамы, алдырыргамы дигән сорау борчырга тиеш түгел, социаль хәленә карап, аның башында балага узаргамы, әллә юкмы дигән сорау булырга мөмкин”.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 141 | 13.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»