|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2020 Шоу-бизнес
Илгәрәй гаиләсендә күңелсез хәл: җырчы "Полициядә бу эшкә җитди карамыйлар" ди (ВИДЕО)Барыгызның да "Хатико" дигән киноны караганы бардыр. Хатико исемле эт соңгы сулышына кадәр үз хуҗасына тугры булып кала. "Матбугат.ру" ачыклаганча, бу фильм җырчы Илгәрәйнең иң яратканнары арасына керә икән. Ул аны бик тирән мәгънәле дип атый. Әлеге уңайдан Илгәрәй гаиләсендә булган кайгысы белән уртаклашты. Җырчының әтисе Рәхимулла абыйның арабыздан киткәненә дә 115 көн тулган икән. "Вакыт уза, тик күңел һаман ышанмый... Әтинең дә Хатико кебек дусты, эте Багир бар иде. Әти аны шулкадәр яратты... Чын мәгънәсендә аның тугры дустына әверелде. Ничә тапкыр әти аны үлемнән алып калды! Әти үлгәч, Багирның да күзеннән яшьләр кипмәде. Ул елады, сыкрады, әтине көтте, аны сагынды! Шуннан соң,без аны бәйгә куярга мәҗбүр булдык. Тик, күрәсең, Багирның сагынуы аннан да катырак булып чыкты((( Ул бәйдән качып, капка өстеннән сикереп, урам буйлап әтине эзләде...Менә 17 март көнне дә ул бәйдән ычкынып, чыгып киткән... Тик бу инде аның өчен соңгысы булды..." - дип күңелендәге авыр ярасы белән уртаклаша җырчы. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, фаҗига булган көнне Илгәрәйнең энесенең тормыш иптәше Алия баласы белән урамга чыккан була. Ул этнең бәйдән ычкынуын абайлый. Эзләп тә карый, тапмый. Соңрак Багирның кайтуын, аның артыннан ук машина килүен күрә. Машина аның янына туктап, баласын читкә алуын, этнең котырынган булуын әйтә. Алия исә бу эт безнеке бит дип җавап бирә. Тегеләр этнең чүплектә йөрүен, бик ябык булуын әйтеп, аны алып китмәкче булалар. Алия ризалашмый. Шуннан әлеге кешеләр, ярар алайса, ул хәзер бер сәгатьтән уяначак дип китеп барганнар. "Тик Багир күзләрен ачмады.... Аңа нәрсә кадаганнарын без белмибез! Әгәр дә анда Алия булмаса, Багирны алып та киткән булырлар иде! Багирның кая юкка чыкканын без белмәс тә идек. Сорау, бу кешләр кем һәм нигә алар Багирга дротик белән атканнар? Дротикта нәрсә иде, чыннан да йоклата торган препаратмы әллә дитилин дигән дарумы? Безнең дә гаеп бар, этнең бәйдән ычкынганын күрми калдык! Полициядә бу эшкә җитди карамыйлар! Видеосы бар, ә моны эшләүчеләрне һаман таба алмыйлар! Багир, рәхмәт сиңа! Син тугры эт идең!" - дип үртәләнә Илгәрәй.
--- |
Иң күп укылган
|