|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2020 Фаҗига
Балтач районында фаҗига: кызның туганнары шок хәлендәБалтачның Бөрбаш авылында булган фаҗига бөтен кешене аптырашта калдырды. Актив студент, укуын кызыл дипломга тәмамлаучы кызның үз гомеренә кул салуын беркем дә аңлата алмый. Туганнары да, авылдашлары да шок хәлендә. Дөрес, кызның депрессиягә бирелгәнен инкарь итмиләр. Нәрсә булганын беркем дә белми. Кыз алдан әзерләнеп йөргән, дип тә шикләнәләр. Авылдашлары аның гаиләсенең, кызның да актив тормыш алып баруларын, тырыш-эшчән булуларын сөйли.
Сөмбелә Сибагатуллина үләр алдыннан хат та язып калдырган, ул анда үлемендә беркемне дә гаепләмәүләрен язган. Моны безгә кызның туганы Хәлим әйтте.
– Сөмбелә Казан дәүләт энергетика университетының соңгы курсында укый иде. Бик яхшы гына укыды. Карантин вакытында авылга кайткан иде. Ни өчен бу адымга баруын әйтә алмыйм, беребез дә белми, – диде ул.
Бөтен кеше дә аптырашта.
+18
--- |
Иң күп укылган
|