поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.03.2020 Могҗиза

"Пеләшенә чәч үсте! Кашпировскийга телеграмма салдым" (БУЛГАН ХӘЛ)

Миңа 1989 елда телевизордан Каш­пи­ровскийның дәвалау сеанансларын карарга туры килде. Ул ир­тә-кич дүрт көн булды. Беренчесен карый алмадым, җидесен бик яратып карадым. Бернинди файда өмет итеп түгел. Ми­ңа гипноз-мазар тәэсир итми. Бу — гипноз да түгел.

Элек җылы сүзгә мохтаҗ идек бит. Ярый хәзер, дингә якынайгач, яхшы сүзләр, теләкләр күбрәк әйтелә, языла, ишетелә башлады. Моннан ун еллар элек бер таны­шым: “Элек урамга чы­гып, кара-каршы кычкырышулар була иде”, — дип искә төшерде. Аларның ура­мында андый хәлләр булган. Димәк, хә­зер андый кү­ңелсез хәлләрнең күзә­телмәве дин рөхсәт ителеп, мәчетләрдән азан тавышы яң­гырап тору белән бәйледер, дигән фикергә килдек.
 
Ә Кашпировский һәр­вакыт яхшы сүз генә әйтә, яхшылык турында гына сөйли, һәркемгә яхшылык тели иде. Шуңа күрә мин аның гадәттән тыш сәләтенә сокланып, куанып карап утырдым.
 
Берсендә тәндәге яраның эзе югалу турында сүз барды. Миндә дә бар бит яра эзе! Егерме яшем­­дә сукыр эчәгем шартлап, операция ясаганнар иде. Алабуга боль­­ницасында ярага нечкә резина трубка тыгып калдылып, 20 көн кырын ятып, үлек агызып яткан идем. Шуннан 14 сантиметрлап яра эзе калган иде. Мин ул чакта ябык идем. Хәзер шактый калынаелды. Теге яра эзе тирәндә калды. Карыйм — ул эз йомыла башлаган. Ягъни, чокырдан чы­гып, юан гәүдә белән тигезләнә башлаган!
 
Кашпировский сеанслары вакытында кемдер йоклый, кемдер көлә, кемдер башкача кабул итә. Мин берни сизмәгән идем, ә организм сизгән икән бит! Җиде сеанс карау вакытында 14 сантиметрлы яра эзеннән бер борчак сыярлык урын гына тирәндә калды, калганы тигезләнде.
 
Иремнең баш түбәсендә пеләш барлыкка килгән иде. Як-ягында чәч­ләр бар. Пеләшлеген күрсәтәсе килмичә, аны шул чәч­ләре белән капларга тырыша иде. Каш­пи­ров­ский сеансларыннан соң пеләшенә чәч үсте! Мин — шаһит. Иремнең апасы: “Чәчем каралды”, — диде. Рәхмәт йөзеннән, үзебез­дәге үзгәрешләрне аңлатып, Кашпировскийга телеграмма салдым.
 
Яра эзенең югалганын күрмәсәм, Кашпировский сеанслары миңа тәэсир итмәде дип уйлар идем. Ә элеккеге хезмәттәшем менә нәрсә турында сөйләде: аңа кардәш тиешле хатын шәһәрдә яши, дә­рә­җәле урында эшли икән. Гәүдә — саллы, авыруы да бардыр. Моның Кашпировскийның үзен күреп сөйләшәсе килә икән. Бара ул аның янына. Ләкин теләккә тиз ге­нә ирешә торган түгел! Ниһаять, Кашпировский белән очраша. Ул “килдеңмени” дип колач җәеп каршы алмый, борылып кына карый да: “Нажралась! Пей соки, ешь овощи!” — дип, үз эшен дәвам итә. Ханымның моңа бик ачуы чыга. Кайтышлый ашханәгә керәләр. Беренче, икенче, өченче ашларга заказ бирәләр. Ханым ашны каба — керосин тәме килә. Ачуланып, алыштырта. Тик аннан да шул ук тәм килә. Икенче ризыкны китерә­ләр. Анысы да авызга кабарлык түгел ди. Алыштырсаң да шул ук хәл. Ә янәшә утырган кешеләрнеке алай түгел. Шуннан ашханә хезмәткәрләре боларның кем булулары, кайдан кайтулары белән кызыксыналар. Алар Кашпировский янына баруларын сөйләп биргәч: “Ул нәрсә әйтте?” — дип сорыйлар. Аңлашалар — димәк, бу ханым хәзер җимешләр генә ашый, соклар гына эчә ала икән. “Хәзер кардәшем фәлән килограммга ябыкты, саулыгы да яхшырды”, — дигән иде хезмәттәшем.
 
Мәсгудә. Сарман.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.03.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»