поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.03.2020 Язмыш

“Күкрәк кыса”, – диде. Соңгы сөйләшүебез булган икән. Өйгә кайтып җиткәнче үлгән иде инде”

1988-1999 елларда Арча үзәк хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Илдар Камаловның вафатына бу ялда кырык көн була. Эшләре, гамәлләре белән матур эз калдырып киткән кешеләр турында матур итеп язасы да килә.

Кызганыч, без аларны кеше үзе исән чагында күрмибез, соңыннан гына искә төшерәбез.
 
Илдар Камалов Шушмабаштан. 1984 елда туган авылындагы участок хастаханәсенә баш табиб булып кайта ул. Шунда район тарихында беренче тапкыр балчык белән дәвалауны кертеп җибәрә. Ул балчыкны “Бакирово” шифаханәсеннән алып кайта.
 
– Безгә Арча хастаханәсеннән җибәрделәр бит аны. Бик яхшы, ышанычлы кеше иде. Коллектив өчен дә янып торды, сүз тидертмәде, һәрчак яклап чыкты, – диде аның белән күп еллар бергә эшләгән Шушмабаш хастаханәсе участок педиатры Гөлшат Сәйфетдинова. – Әйе, балчык белән дәвалауны ул куллана башлады. Әмма Илдар Камаловның башкарган эшләре аның белән генә бетми. Булган кеше иде ул. Бик күп яңалыклар кертте. Яңа машиналар кайтартты. Өр-яңа җиһазлар, физиодәвалау кабинетына яңа аппаратуралар алды. Ике эшчегә фатир салдыртты. Ул вәгъдә бирә икән, сүзен үтәми калмый иде. Чын ир-ат иде.
 
Арча хастаханәсенә баш табиб булып килгәч тә Илдар Камалов шушы эшләрен дәвам итә. Ул һәрчак яңалыкка омтыла, үзгәреш кертү турында хыялланып яши. Арча поликлиникасы ул килгәч төзелә, хастаханәдә ныклап төзекләндерү эшләре башкарыла, территория асфальтлана, машина паркы киңәйтелә.
 
– Бирегә килгәч ул яңа белгечләр дә кайтартты. Бездә аңа кадәр эндокринолог, анестезиолог, травматолог юк иде. ФГС (фиброгастроскопия), УЗИ эшли башлады, ВТЭК ачылды. Яңа Кенәрдә яңа хастаханә төзелде. Белгечләргә бик күп фатирлар бирелде. Мелиораторда йорт төзелде. Аны хастаханә йорты дип йөртәләр иде, – диде  авылдашы, күршесе, озак еллар бергә эшләгән хирург Венер Газизуллин. – Мин аны кечкенәдән беләм. Күршеләр идек, бергә балалар бакчасына йөрдек. Бергә эшләдек. Таләпчән, эшне җиренә җиткереп башкаручан кеше иде.
 
– Чын оештыручы иде ул. Кешенең хәленә керә белде. Тыштан катырак характерлы булып тоелса да, күңеле белән чиста кеше. Армиядә хезмәт иткән. Күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән дә бүләкләнгән. Өч баласын укытты, кеше итте. Аларга фатирлар алып бирде. Мин аны хөрмәт белән искә алам, – диде аның белән озак еллар бергә эшләгән теш табибы Дамир Әхмәдуллин.
 
1999 елдан Илдар Камалов “Крутушка” шифаханәсендә баш табиб, 2010 елдан Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесе урынбасары булган.   
 
Хатыны Гөлфинур ханым да ире турында елый-елый сөйләде. “Искиткеч кеше иде. Гаилә дип яшәде. Миңа да, балаларга да бик игътибарлы булды. Авырыйм, дип зарланганын хәтерләмим дә. Казаннан көн дә кайтып йөри иде. Бу көнне юлда кайтышлый кияүгә шалтыраткан. “Кәефем китте әле”, – дигән. Кияү күршегә хәбәр биргән. Улым белән каршысына киттеләр. Мин сөйләшеп тә алдым әле аның белән. “Күкрәк кыса”, – диде. Соңгы сөйләшүебез булган икән. Өйгә кайтып җиткәнче үлгән иде инде”. Бик авыр. Урыны оҗмахта булсын.
 

Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 21.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»