поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.07.2010 Бәйрәм

КЕЧКЕНӘ АВЫЛНЫҢ ЗУР БӘЙРӘМЕ

11-12 июньдә Ишавыл 400 еллык юбилеен бәйрәм итте. Якташлары һәм дин кардәшләренең шатлыгын уртаклашып, чал тарихлы авылның халкын хөрмәт итеп, бәйрәмгә тирә-як авыллардан, күрше районнардан дин әһелләре һәм мәчет картлары җомга көнне үк килде. Кунаклар һәм авылның карты-яше үзәк мәчеттә җомга намазы укыдылар. Шушы авылда туып-үскән, хәзер Т.Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров вәгазь сөйләде. Ислямов Вафа белән Сөнгатуллин Халит мәрхүмнәр рухына нәзер корбаны итеп өч сарык суйдырганнар. Мәҗлес табыны янына теләгән һәркем утырып саваплы ризыклардан авыз итте. Авылга беренчеләрдән булып килеп утыручы һәм исемнәре безгә мәгълүм булмаган әби-бабайлар һәм шулай ук Ишавыл каберлекләрендә ятучы мәрхүмнәр рухына догалар укылды.

 12 июнь – шимбә көнне авыл халкы фани дөньяны ташлаган туган-тумачалары каберлекләренә барып дога кылдылар. Кайтып үзәк мәчеттә өйлә намазына бастылар. Бу көннәрне бәләкәй генә Ишавыл шау-гөр килде. Авыл юбилеена шәһәрләрдә яшәүче байтак ишавыллылар кайткан, һәркем таныш-белешләре белән очрашып аралашты.

 

 Ишавылның 400 еллыгын үткәрү турында авыл активистлары алдан кайгырып, фикер алышып, авылны төзекләндерә башладылар. Мәсәлән, каберлекләрне чистарттылар, урта урамга ремонот ясадылар. Бу эшне район администрациясе һәм Мәскәүдә яшәүче Мәсумов Хәмзә финанслады. Һәркем йорт алдын чистартты. Авыл үзенең 400 еллыгын “елмаеп” каршылады.

 

 Юбилейлы ел Сабан туе призлары да зурдан иде. Аларны ООО “Байрам” генераль директоры Бәширов Әнвәр әфәнде кайгырткан. Концерт сәхнәсен, көрәш мәйданын Миняжев Әмир әзерләгән.

 

 Сабан туе төштән соң башланды. Матур итеп бизәлгән сәхнәдән ишавыллыларны һәм кунакларны Гаяз хәзрәт Закиров, Спас районы башлыгы Т.В.Бирюкова, эшмәкәр Ә.М.Бәширов, Бозлау администрациясе башлыгы А.Ү.Аймасов, “Байрам” хуҗалыгы җитәкчесе Р.Аймасов, атказанган спорт мастеры, самбо буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Р.Рахматуллин (әтисе – Халит Ишавылдан) тәбрикләделәр.

 

 Гаяз Закиров үзенең чыгышын:

 

 “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

 Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

 Авылыбызның ямен, суның тәмен беләм,

 Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән”, – дип шигъри юллар белән башлап җибәрде. Чынлап та, Ишавыл калкулыкта урнашкан. Авыл тирәсе – кыр-болыннар, ерак түгел урман шаулап үсә. “Шундый матур табигать почмагына урнашкан авыл бүләк итүче борынгы әби-бабайларыбызны без онытырга тиеш түгел. 1612 елда безнең авылдашлар Минин һәм Пожарский ополчениесенә кушылып Мәскәүне дошманнан саклаганнар. Кем белә, бәлки безнең авыл тагын да олырактыр?” – дип сөенде ул.

 

 Район башлыгы Т.В.Бирюкова татарларга хас булган тарихны, олыларны ихтирам итү, аларны кайгырту сыйфатына басым ясап: “Яшьләрнең картаеп килгән әти-әниләрен тәрбияләү аеруча сөендерә һәм ихтирам хисе тудыра. Бу сыйфат татар милләтендә буынннан буынга күчә”, –диде.

 

 Тимер юлдан шактый еракта урнашкан борынгы Ишавыл төзекләндерелә, матурлана. Елдан-ел яңа йортлар салына. “Рус авыллары сүтелә, юкка чыга, ә безнекеләр, киресенчә, үсә, матурлана. Соңгы 30-40 елда гына 5-6 рус авылының эзе дә калмады. Дача өчен булса да, бездә яңа йортлар салалар. Дөньялар үзгәрер, авыллар да яшәр”, – диде җирле хуҗалык җитәкчесе Рамил Аймасов өмет белән.

 

 Өлкә Законнар чыгару җыены депутаты В.А.Антипов авыл медпунктын ремонтлатырга ышандырган. Сәхнәдән яңгыраган бу хәбәр авыл халкын аеруча сөендерде. Гаяз хәзрәт өлкә диния нәзарәте исеменнән милли мәдәниятебезне, телебезне, тарихыбызны саклауга зур өлеш керткән якташларыбызны мактау грамоталары белән бүләкләде. Алар арасында Ә.Бәшәров, А.Аймасов, Р.Талипов (Бозлау мәктәбе директоры), Р.Аймасов, В.Ислямов, Х.Сөнгатуллин, имам З.Миняжев, Р.Юсупов (Р.Рахматуллинның тренеры) һәм башкалар.

 

 Сабан туе мәйданына халык агылып торды. Мәйданны чолгап алган сату нокталары халыкка аш-су, вак-төяк әйберләр тәкъдим итте. Адым саен диярлек шашлык пешерүчеләр иде. Халык рәхәтләнеп ял итте. Балалар өчен күңел ачу чаралары байтак иде.

 

 Ишавылга Казаннан концерт белән Илсур Мортазин группасы килгән. Төнгә кадәр танылган артистлар Закир Шаһбан, Илсур Мортазин, Рафаил Сафин, Фирдәния Зәрифуллина сабантуй кунакларына юмор, җыр-бию бүләк иттеләр.

 

 Берәүләр сәхнә тирәсендә концерт карасалар, икенчеләре көрәш мәйданында урын алды. Көч сынашырга Пильна, Кызыл Октябрь, Сергач районыннан да көрәшче ир-егетләр килгән иде. Көрәш 50, 60, 70 кг. һәм аннан югарырак авырлыкта барды. Көрәшне судьялар Вәлиулла (Бозлау мәктәбе физкультура укытучысы) һәм Рамил (Т.Новгород олимпия резервы мәктәбе тренеры) Юсуповлар хөкем кылдылар. Һәр парга 4 минут чиста вакыт бирелде.

 

 Мәрәгә көрәшчеләрнең иң атаклылары ишавыллыларга таныш иде. Алар Рбишчадан Мусин Ханнәнне, Сафаҗайдан Сәбитов Ринатны, К.-Пожардан Фәхретдинов Ирфанны, Суыксудан Рамазанов Рушанны бик яхшы беләләр. Алып баручы Али Үмәрович һәр көрәшченең казанышлары, яулаган титуллары белән таныштыра барды.

 

 Көрәштә беренче омтылыштан ук көндәшләрен сыртка салучылар да булды. Иң матур алымнарны чемпионнарыбыз Мусин Ханнән, Рамазанов Рушан һәм Сәбитов Ринат күрсәттеләр. Һәр категориядә призлы урыннар алучыларга Әнвәр Бәшәров үзкуллап истәлекле бүләкләр тапшырды:1 урын яулаучыга – велосипед, икенчегә – магнитофон, өченчегә – дулкынлы мич. 70 килограммда җиңүчегә сарык бүләк иттеләр.

 

 50 кг. авырлыкта беренчелекне Моклокадан Хафизов Дамир, 60 кг.да рбишчалы Алимов Рамис яуладылар, 70 кг.да җиңүче булып Ишавылдан Юсупов Дамир калды. Дамирның әтисе Рамил Ишавылдан. Дамир Т.Новгородта туып-үскән, 5 ел инде каратэ Шотэкан белән шөгыльләнә. Март аенда Владимирда үсмерләр арасында Россия чемпионы исеменә лаек була. Аңа спорт мастеры исеме бирәләр. Дамирга бары15 яшь. Уңышлар телик аңа.

 

 Гадәттә сабан туе батыры исеме өчен көрәшкәндә көрәшчеләргә бирелгән вакыт та җитми, тагын минутларын арттыралар... Ә биредә киресенчә булды: мәрәгә ике чемпион: Мусин Ханнән белән Рамазанов Рушан чыктылар. Ике пәһлеван сөлгеләрне билләренә салдылар. Ике минуттан Мусин Ханнән сөлгене Суыксу егете Рамазанов Рушанның җилкәсенә салды. Абсолют чемпионга “Байрам” хуҗалыгы “Майок” исемле өч яшьлек айгыр бүләк итте.

 

 Көрәш барышында, тәнәфестә гер күтәрүдә көчләрен сынаучылар да булды. 24 килограммлык герне 30 тапкыр тукайлы Шакиров Илдар күтәрде. Аңа бүләккә кармак бирделәр.

 

 Ишавылның юбилее һәм Сабан туе таңга кадәр гөрләде һәм күпләрнең хәтерендә җәйнең иң матур мизгеле булып сакланыр.

 

Автор фотосы.


Р.ҖӘФӘРОВА
Туган як
№ 25 | 18.06.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»