|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2020 Мәдәният
"Без булдырабыз!" фестивале концертлары күчереләТАССРның 100 еллыгына багышланган "Без булдырабыз!" фестивале концертлары илдәге һәм дөньядагы кискен эпидемиология хәле һәм карантин сәбәпле күчерелә. Концертлар булачак көннәр әлегә билгеле түгел, бу хакта алдан хәбәр ителәчәк. Юбилей концертларына старт 18 апрель Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсендә бирелергә тиеш иде. Аннары проект Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Пенза, Төмән, Оренбург, Чаллы, Ульяновск шәһәрләренең зур залларында, 30 апрельдә Казанның Пирамида залында узачак зур концерт белән тәмамланырга тиеш, дип язган идек.
2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан әзерләнә торган масштаблы чараларның берсе - Россиянең эре шәһәрләрендә куелачак "Без булдырабыз" дип исемләнгән юбилей концертлары. Биредә дөньяның төрле ноктасыннан килгән танылган җырчылар, биючеләр, музыкантлар чыгыш ясаячак.
Концертта Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова, Гөлнара Гатина, Марсель Вәгыйзов, Эльза Исламова, Артур Исламов, Чулпан Юсупова, Айдар Сөләйманов, Карина Җиһаншина, Алинә Кәримова, Илнар Миранов, Наил Сәгъдиев, Рөстәм Рахматуллин, Рәсим Фәсыйхов, Алексей Тихомиров, Алинә Шәрипҗанова, Айнур Моратов, Булат Хисмәтов һәм башкалар катнашырга тиеш.
Шулай ук "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры, "Дорога из города" бию театры, Татарстан республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш яса дип көтелә.
Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан әйтелгән "Без булдырабыз!" сүзләре татар халкының туган илгә мәхәббәт, чыдамлык, хезмәт сөючәнлек, авырлыкларны җиңеп чыгу һәм зур мәсьәләләрне киңәшләшеп чишү кебек асыл сыйфатларын гәүдәләндерә. "Без булдырабыз" юбилей концертлары татар халкы гына түгел, ә бөтен дөнья горурлана торган сәнгать осталарын берләштерәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|