поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.03.2020 Дин

Никах һәм исем кушу мәҗлесләрен вакытлыча туктатып торырга

Кичә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Татарстанның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чараларын күрү – көн тәртибендә төп мәсьәлә иде. Утырышта мөфтият җитәкчелеге, Татарстан имам-мөхтәсибләре, Голәмәләр шурасы әгъзалары, нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте сайты.

Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Голамәләр шурасы тарафыннан берничә карар кабул ителде.
 
Голәмәләр шурасы әгъзалары Кытайда, Мисырда, Иранда, Италиядә, Франциядә, Испаниядә һәм башка дәүләтләрдә коронавирус инфекциясеннән вафат булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Шура әгъзалары шулай ук дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра.
 
Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый.
 
Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ислам хокукының төп принципларына таянып, Шура әгъзалары тарафыннан түбәндәге вакытлыча тәкъдимнәр кабул ителде:
 
1. Намазга чакыруны (азан) гадәттәгечә үтәргә, намаз башлану турында игъланны (камәт) азаннан соң ук әйтергә, җәмәгать белән намаз укуны бары мәчет хезмәткәрләре (имам, мөәзин, кизү торучы зат) катнашында гына башкарырга.
2. Мәхәллә кешеләре өчен мәчетләрдә һәм намаз бүлмәләрендә индивидуаль рәвештә (җәмәгать белән түгел) биш вакыт намаз уку мөмкинлеген оештырырга.
3. Җомга намазын башкарганда фарыз гамәлләр белән чикләнү: җомганың мәҗбүри гарәп телле хөтбәсен озакка сузмыйча (3-5 минут) һәм ике рәкәгать намаз укырга.
4. Иммунитеты көчсезләнгән, сәламәтлеге какшаудан курыккан дин кардәшләргә массакүләм дини чараларга, шул исәптән җомга намазларына бару киңәш ителми, шул рәвешчә җәмәгать намазларыннан тыелып торуны гөнаһ кылу дип санамаска.
5. Мәҗлесләрне, никах һәм исем кушу мәҗлесләрен дә, күп кеше катнашында оештыру гадәтен туктатып торырга.
6. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә, намаз бүлмәләрендә һәм уку йортларында белем бирү һәм тәрбия чараларын уздыруны туктатырга.
7. Мөмкин булганча, кул биреп һәм кочаклашып башкарыла торган традицион дини сәламләшүдән тыелып торырга.
8. Җеназа намазларын ачык һавада мөмкин кадәр азрак кеше катнашында үткәрергә.
9. ТР мөселманнары Диния нәзарәте структурасына керә торган барлык мәчетләргә, гыйбадәт кылу бүлмәләренә, уку йортларына һәм оешмаларга кабул ителгән тәкъдимнәр буенча хәбәр бирүне оештырырга;
10. Санап үтелгән әлеге тәкъдимнәрне 2020 елның 15 апреленә кадәр яисә башка карарлар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга.

Мөршидә КЫЯМОВА
Идел
№ --- | 19.03.2020
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»