|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Мәдәният
Рифат Фәттахов: "Революционерлар бер-берсен яратмый" (ФОТО)Кичә татар эстрадасы проблемаларына багышланган фәнни - гамәли конференциядә Рифат Фәттахов Салават белән Элвин Грейның низагының сәбәбен аңлатты: "Рәшит Ваһапов татар җыр сәнгатен югары профессиональ дәрәҗәгә күтәргән шәхес. Ул татар эстрадасында тарихи борылыш ясады. Ул — революционер», — диде ул. "Сиксәненче-туксанынчы елларда Салават татар эстрадасына килеп, Ваһапов, Шакиров, Бигичев кебек титаннар салган юлны үзешчәнлеккә таба борып җибәрде. Бу да революция. Элвин Грей бөтенләй башка формация җырчысы. Ул татар-башкорт эстрадасында революция ясады", — дип дәвам итте ул.
"Ягъни, Рәшит Ваһапов, Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грейны берләштергән төшенчә — революция. Алар — революционерлар. Бер галим: „Революционерлар бер-берсен күрәлмиләр", дигән. Салават белән Элвин Грей арасындагы низагның фәнни-фәлсәфи, социаль нигезе менә шунда», дип нәтиҗә ясады Рәшит Ваһапов иҗатын пропагандалаучы продюсер.
--- |
Иң күп укылган
|