|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Тарих
Казан ханлыгы белән Кырым ханлыгы үзара ничек яшәгән? Милли музейда фәнни-популяр лекторийлар эшли башладыТатарстан Милли музеенда 12 мартта тарихи лекторий эшли башлады. Бу көнне “Казан ханлыгы – Кырым ханлыгы: хезмәттәшлек өлкәләре” темасына беренче фәнни-популяр лекция укылды. Лекторийны Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Булат Рәхимҗанов алып барды. Ул урта гасырлар дәүләтләренең үзара хезмәттәшлек итүенә, сәяси һәм мәдәни элемтәләренә дәлил булган чыганакларны әйттеп үтте.
Шулай ук лекторий барышында «Мирас–Наследие» – «Татарстан – Крым. Город Болгар и изучение татарской культуры в Татарстане и Крыму в 1923-1929 гг.» өч томлы фәнни хезмәте тәкъдим ителде. Әлеге күпьеллык хезмәт турында А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының фәнни сәркатибе, тарих фәннәре кандидаты Сергей Бочаров сөйләде.
Милли музейда узачак фәнни-популяр лекторийларның киләсе циклы “Алтын Урда. Мифлар һәм чынбарлык” темасын яктыртачак.
--- |
Иң күп укылган
|