поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.03.2020 Дин

Дин буенча өйдә йорт хайваннары асрарга ярыймы?

Йортында хайваннар тотмаган кеше сирәктер. Мәче һәм эт кенә түгел, дуңгыз да, тычкан һәм күсе дә асрыйлар хәзер. Йорт хайваннарын үзебезнең тугры дусларыбыз дип атасак та, ислам дине аларның барысын да тотарга рөхсәт итми. Нигә этләрне йортта асрарга ярамый? Мәче – каргышлы җан иясеме?

Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, газетабызның битләрендә еш телгә алынучы – «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.
 
– Рөстәм хәзрәт, өйдә йорт хайваннары асрарга ярыймы?
 
– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Гомумән караганда, өйдә йорт хайваннары тотарга ярый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә мәчеләрне бик яраткан. Бер риваятьтә чапанына ятып йоклаган песине уятмас өчен үзенең чапанын кисеп калдыруы да тасвирланган. Хайваннарны азык, тынычлык өчен асрарга рөхсәт ителә.
 
– Ә кайбер мәгълүматларга карасак, этләрне йортта асрау начар гамәлдән санала бит…
 
– Шәригать кануннары безне эт асраудан тыймый, ләкин этне өй эчендә тотарга ярамый. Аның урыны – ихатада. «Менә ул шундый бәләкәй, менә аңа салкын» дип әйтүчеләр дә табыла. Ләкин эт асраган йортка фәрештә керми. Фәрештә кермәгәч, анда җеннәр тула дигән сүз. Күпләр «хәзрәт, өйдә тынычлык юк, азан әйттерик», дип мөрәҗәгать итәләр. Азан әйтергә килсәк, йорттагы этләргә тап булабыз. Дүрт аяклы дусларны йортта асрамасак, тынычлык кире кайтыр иде.
 
– Димәк, этне кешенең чын дусты дип атау, дөрес фикер түгел?
 
– Юк, алай түгел. Эт – йорт сакчысы. Ул хуҗасына тугры хайван. Шуңа күрә ул хуҗасы белән ауга йөрергә, көтү көткәндә хуҗасын сакларга тиеш. Ләкин аның урыны – ишегалдында.
 
– Эт белән мәче асрау гадәти күренеш, әмма кайбер йортта һәм фатирда дуңгыз асраучыларны да очратырга мөмкин. Дуңгыз асрау хараммы?
 
– Дуңгызны акча булмаганлыктан асрыйбыз, дип әйтүчеләр шактый. Ләкин аны асрау бер дә хәерле гамәл түгел. Аны асрау да, ашау да зур гөнаһ. Йортта, ишегалдында, сарайда, абзарда – кайда асрасак та гөнаһ булыр. Аны суеп, бик кыйммәткә сатып җибәрсәләр дә, бәрәкәтсез акча алыныр. Шул акча күләме тиз арада башка кирәк-яракларга тотылыр.
 
– Халыкта мәчегә ашарга биргәндә башына сугып бирергә кирәк, юкса ул синең изге гамәлеңне белмәс, бакыйлыкка күчкәч тә хуҗасы турында «ашатмады» дип җавап тотар дигән фикер яши. Моңа ислам динендә аңлатма бармы?
 
– Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә «һәр гамәл нияттән тора» дип әйткән. Хайваннарны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ашатабыз икән, аның әҗер-савабы безгә языла. Песи бу изге гамәлеңне онытамы, онытмыймы – мөһим түгел. Һәр эшне дә Аллаһы ризалыгы өчен эшлим, дип ният кылырга кирәк. Аллаһу Сөбеханәкә Тәгалә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хайваннарга карата яхшы мөгамәләдә булырга кушкан. Аларны ашату – саваплы эш.
 
– Кайберәүләр йорт хайваннарына кием тектерү, аларга матур һәм кыйммәтле аяк киемнәре сатып алу белән мәшгуль. Бу шәригатебездә рөхсәт ителәме?
 
– Бу очракта һәр нәрсәне үлчәүгә куярга кирәк. Дөрес, хәзерге заманда этләрне бала урынына асрыйлар. Аларга аерым савыт-саба, затлы кием, сипләр сатып алалар. Бу дөньяның максаты – безне сынау. Бу турыда онытабыз. Кияүгә чыкмаган кызлар эт һәм мәчене бала урынына күреп тәрбияли, үз максатын оныта. Әйтик, ир кеше өйгә килгән, эшләп табылган һәр ипи кисәген хатыны белән бүлешсә, аңа әҗер-савабы язылыр. Хатын-кызның бөтен гаеп-гөнаһы бала тапканда гафу ителер. Шушы гади әйберләрне онытмасын иделәр. Гаилә корып, сәламәт балалар үстерү яхшырак булыр иде.
 
– Хайван каргышы төште, дип әйтүчеләр дә шактый. Хайваннар каргышлымы?
 
– Дөньяда төрле хәлләр була. Мәсәлән, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисеннән укып, бер мөселман хатынының мәчесен кыерсыту сәбәпле, җәһәннәмгә керүен беләбез. Ул песиен бер бүлмәгә ябып куйган. Бичара хайван кычкырган-кычкырган, ахыр чиктә ачтан үлгән. Аллаһы Тәгалә бу хатынга: «Сине шушы мәче аркасында җәһәннәмгә кертәм», – дигән. Икенче бер гөнаһлы ханым, чүлдә сусаган этне очрата һәм аяк киеме белән коедан су алып эчергән. Аллаһы Тәгалә әлеге гамәле өчен ул хатынның бөтен гөнаһларын кичергән. Без хайваннарга хәерле мөнәсәбәттә булсак иде. Чөнки җәнлекләр белән адәм балалары арасында Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бар. Әгәр ул рөхсәт бирмәсә, бер генә хайван да безгә зарар китерә алмый. Рәсүлебез: «Өйгә елан керсә: «Аллаһы исеме белән әйтәм, чыгып кит», – дип әйтегез. Өч мәртәбә шулай кабатлаганнан соң елан чыкмаса, ул җен түгел, чын елан була. Аны үтерергә мөмкин», – дигән. Ниндидер бер хайванга зыян китерәбез икән, бу эш өчен җавап тотасы булачагын онытмаска кирәк, билгеле. Кем белә, бәлки Аллаһы Тәгалә безне берәр төрле хайван белән сыный торгандыр.
 
– Цирк, зоопаркта хайваннарны келәттә тоталар, шоу ясыйлар. Аларны кыерсыту очраклары да юк түгел. Мөселманнарга мондый чараларга йөрергә рөхсәт ителәме?
 
– Бу мәсьәлә бик хупланмый. Үземнең Дубай, Абу-Даби илләренең зоопаркларында булганым бар. Анда хайваннар өчен уңай шартлар тудырылган: зур читлекләр, күп агачлар… Хайваннар үзләрен иркен тота, читлектә итеп хис итми. Мондый зоопаркларга йөрергә мөмкин. Ләкин Казанда мондый уңайлыклар әлегә юк. Шуңа күрә мөселманнарга шоудан читтәрәк тору яхшырак.
 
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»