поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.03.2020 Җәмгыять

Халык кибетләрдән ябырылып карабодай ярмасы һәм бәдрәф кәгазе сатып ала

Кичә Уфаның зур һәм бәләкәй азык-төлек кибетләрендә ярмаларның патшабикәсе – карабодайны табу авыр булды. Аннары дефицит тагы бер товар бар – ул да булса... бәдрәф кәгазе. Дөнья буйлап таралган коронавирус авыруы аркасында супермаркетлар киштәләре бушап калган. Кызганычка каршы, бу ил буйлап күзәтелгән манзара.

Психолог Елена Садыйкова уфалыларның һәм башка русиялеләрнең дә шундый гамәлләре “саклану” чарасы буларак кылына, дип белдерә.
 
“Хәвефле моментларны нәрсәдер эшләгәндә җиңелрәк кичерергә була. Мин азык-төлек җыям — димәк, мин ниндидер дәрәҗәдә илдәге хәлне контрольдә тотам. Нәкъ шундый илкүләм шөбһәле вакыйгалар йөзендә кешедә “саклану тәртибе” барлыкка килә. Бу очракта кешенең психикасы үзенә аерым кагыйдәләр булдыра, аларны үтәгәндә кеше үзен хәвефсез зонада итеп тоя”, — дип аңлатты психолог бу” карабодай һәм бәдрәф кәгазе”  ажиотажын.
 
Әмма психолог монда проблема да күрә. Чөнки кибетләргә “ябырылулар” кыска вакытка гына тынычландыра. Күп тә үтми киеренкелек дәрәҗәсе янә кискенләшә.
 
“Кибетләргә һөҗүм итүләр дефицит та тудыра бит әле. Бу башка еллардагы көрчек билгеләрен хәтерләтә, — ди Елена Садыйкова. Кызганычка каршы, без шундый киеренке моментларны башкача кичерә белмибез, шуңа гадәткә кергәнчә бер үк төрле азык-төлек запасларын туплыйбыз. Хәтта бу бертөрлелектә дә  совет заманы үткәннәренең эзе чагыла. Югыйсә кибет киштәләре азык-төлекнең төрлелегеннән сыгылып тора, әмма без барыбер башкалар кыланганны кыланабыз”.
 
Иң зур сорауга 2 товар: карабодай ярмасы һәм бәдрәф кәгазе ия, диләр. Бу уңайдан мәрхүм Задорнов сүзләре искә төште. Бер монологында  юморист “Жизнь проходит между кухней и туалетом” дигән иде. Шуңа күрә, русча әйтмешли, бар да логично. Карабодай ярмасы алдың икән, аңа иптәшкә бәдрәф кәгазе дә кирәк...
 
Чыннан да, күпме кешедән ишеттем инде. “Мин карабодай ярмасын бик яратмыйм, ләкин дефицит булгач алып куйдым инде. Кибетләрдә ризык калмаса, өйдән чыгарга ярамаса, нәрсә генә ашап торырбыз?” — дип сөйләде ахирәтем.
 
“Паника тудырмаска киңәш итәләр. Ләкин көн саен кереп йөргән кибеттә күп-күп буш киштәләрне күргәч, хафага төштем. Юкка түгел бит инде бу хәлләр. Димәк, бар да җитди...”— ди икенче танышым.
 
Мин исә үз чиратымда азык-төлекне артыгын сатып алмаска дигән фикердәмен. Кибетләр бөтенләй бушап калмас. Русиядә азык-төлек запаслары 8 атнага җитә дип белдерделәр. Димәк, паникага бирелмәс өчен безнең әле ким дигәндә 8 атна вакытыбыз бар. Монысы инде шаяру. Ә шулай да дефицитны үзебез тудырабыз бит, җәмәгать...
 
Коронавируска килгәндә исә, ситуациягә җитди карарга, әмма артыгын шашмаска киңәш итәр идем. Гигиена таләпләрен үтәп, яшәгән төбәгебездән китмичә, вирусны тыныч кына үткәреп җибәрик!
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru

---
Өмет
№ --- | 18.03.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»