поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.03.2020 Матбугат

Гамьле һәм ямьле очрашулар

“Бердәмлек” өлкә татар газетасы һәм “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле - телебезне, динебезне, җыр-моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милләтебезне саклаучылар һәм яклаучылар дисәм, бер дә арттыру булмас.

Быел яраткан милли басмабыз һәм күңел түрләребезгә күптән кереп урнашкан ансамблебез зур юбилейлары каршында торалар. Беренчесенә – 30, икенчесенә 50 яшь тула. Юбилей чаралары инде башланып та киткән. Милләтпәрвәрләр татарлар күмәкләшеп яшәгән төбәкләрдә, газета укучылары белән очрашулар уздырып, бик эчтәлекле, матур концертлар куеп, татар халкына чын мәгънәсендә бәйрәм ясап йөриләр.
 
8 февральдә шушы коллективлар, безнең якларга да килеп, Иске Усман, Иске Ярмәк авылларында халык белән газета хәлләрен сөйләштеләр, зур концерт куеп киттеләр. Кунаклар Байтуган авылындагы Әлифба музеен да читләп үтә алмадылар, анда Нурания Абзалова, халыкны җыеп, түгәрәк өстәл оештырган иде. Бу чараларда Тольяттида яшәүче якташларыбыз Зөлфия Галиханова һәм аның улы Алмаз да катнаштылар.
 
Очрашуның беренче өлеше “Бердәмлек” газетасына багышланган иде. Газетаның баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева, чараны ачып, бу юбилей туры ПАО “Лукойл” гранты акчасына оештырылуын белдерде.
 
- Күптән инде газета укучылары, безгә даими язып, шалтыратып торучы хәбәрчеләребез белән якыннан танышасы, күзгә-күз карап сөйләшәсе, басмабыз турында уй-фикерләрегезне беләсе, тугры укучыларыбыз өчен бәйрәм оештырасы килгән иде. Газетаны ничек тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк итәргә? Укучыларга нинди язмалар ошый, кайсылары күңелегезгә ятмый? Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик, - диде Эльмира апа.
 
Залда утыручылар арасында “Бердәмлек”не укучылар шактый икәне билгеле булды. Алар басмага югары бәя биреп, түземсезлек белән көтеп алулары, яратып укулары турында әйтеп үттеләр. 30 ел буе “Бердәмлек” газетасына язылучылар аны якын дусты, дип атадылар. Кемгәдер “Кыйбла” кушымтасы якын булса, өлкә яңалыкларын, кеше язмышлары, күренекле шәхесләр, сәнгать ияләре, әдәби-мәдәни чаралар турындагы язмаларны да яратучылар байтак икән. Ә менә шигъриятне бар халык та яратадыр, мөгаен.
 
Эльмира ханым басманың кыскача тарихын да сөйләп китте, газетаның төрле юбилейларында төшерелгән видеоязмаларны да карадык. Аларны караганда күзләремә яшьләр килде. Әлбәттә инде, анда без дә бар. Әнә Мидхәтем (Фәхретдинов), баянда уйнап, мине җырлата, тальянда уйнап, тәнәфес вакытында халыкны биетә, әнә ул вакытта “Камышлы хәбәрләре” газетасында баш мөхәррир булып эшләгән сеңелем Резеда да күренеп китте, әнә “Бердәмлек”нең әтисе, ачык йөзле, тәмле сүзле баш мөхәррире Рәфгать Нәбиуллович, газетаның әнисе, “Бердәмлек”тә күп еллар җаваплы сәркатип булып эшләгән Зәйнәп апа Әһлиуллиннар…
 
Әле “Камышлы хәбәрләре”ндә эшли башлаганчы, “Бердәмлек”тә минем тәүге шигырьләрем, язмаларым дөнья күрделәр. Аз гына язмый торсам, Зәйнәп апа шалтырата иде дә: “Рәйсә, балам, ник язмыйсың?” - дия иде. Әйе, әйе, “балам” дип эндәшә иде ул миңа. Кайвакыт: “Балам, менә бу җөмләңне болайрак үзгәртсәм, ничек булыр икән?” - дип, рөхсәт сорый иде. Юксынам сезне, Зәйнәп апа!
 
Ә Рәфгать аганы үземнең Укытучым дип атасам да, арттырмам. Һәрвакыт язарга өндәп тора, уңышлы язмаларымны мактый, икенчеләрен тәнкыйтьли иде. Турыга әйтергә дә кыенсынмый иде. Аның мәкаләләрен хәзер дә кайтып-кайтып укыйм. Андагы тәнкыйть тә, киңәш тә урынлы була иде бит. Нинди осталык, үз эшен ярату хисе чагыла аның мәкаләләрендә!
 
“Бердәмлек”нең юбилее булсынмы ул, Матбугат көне булсынмы һәрвакыт безне бәйрәмгә чакыра иде Рәфгать ага. “Рәйсә, Мидхәт белән бергә килегез, баян-тальяныгызны да алып килегез, берәр шигыреңне сөйләрсең, җырыңны бүләк итәрсең, тәнәфес вакытында Мидхәт тальянда уйнап халыкны биетер”, - дип тезеп китә иде. Һәм инде бик зурлап кунак итеп, бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырып (үзе исеменнән генә түгел, хөкүмәт тарафыннан да), рәхмәт әйтеп озатып кала иде. Иде дияргә генә кала шул… Кызганычка каршы, Мидхәт тә, Зәйнәп апа да, Рәфгать ага да бакыйлыкка күчтеләр… Шулай да мин Укытучымның киңәшләрен тотам һәм Аңа әле дә рәхмәтлемен.
 
...Эльмира апа да “Бердәмлек”нең даими хәбәрчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырып: “Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк, языгыз, шалтыратыгыз, иҗат ялкыннарыгыз сүнмәсен. Бергә булыйк, бердәм булыйк”, - диде. Әйе, “Бердәмлек” авыллардан килгән язмалар белән эчтәлекле, матур. Эльмира Шәвәлиева һәм Алия Арсланованы бүгенгесе көнне газетаның йөрәге дип атар идем. Әгәр игътибар иткән булсагыз, аларның язмалары төрле имзалар астында басыла, ләкин, дикъкать белән укыганда, алар язганы күренеп тора. Икесе дә Рәфгать аганың укучылары һәм ул күрсәткән юлдан тайпылмыйча атлыйлар. Язмалары күңелгә ятышлы, тәмле тел белән язылган була. Үз эшләрен яратып, чын күңелдән башкаралар. Яраткан хезмәтең булу - зур бәхет ул. Эльмира апа, “Бердәмлек”тә күп еллар эшләп, укучыларның мәхәббәтен яулаган булса, Алияне дә яратабыз һәм сокланабыз. Алия - ул “Бердәмлек”нең бүгенгесе һәм киләчәге. Уңышлар сезгә, бергә булыйк!
 
Бу очрашуга өлкәбезнең танылган шәхесе, журналист-тарихчы, берничә тарихи китаплар авторы Шамил Галимов та килгән иде. Бу зыялы татар егете - үзенең ягымлылыгы, белеме белән халык күңелен яулаган шәхес. Шамил Хәйдәр улы өлкәдә төрле елларда дөнья күргән татар басмалары турында сөйләде, видеоязмалар күрсәтте. Аның чыгышы бик тә кызыклы һәм эчтәлекле иде.
 
Якташыбыз Зөлфия ханым Галиханова да үзенең чыгышында “Бердәмлек”нең ана телен, милләтебезне саклап калуда мөһим ролен ассызыклап, безне, якташларын, милли басмабызга даими язылып торырга чакырды, ә Алмаз үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Сәхнәдә үзен иркен тотуы, җыр репертуарын сайлый белүе белән күптән безнең күңел түрләрендә урнашкан җырчы инде ул. Елдан-ел остара авылдашыбыз. Җыр-моң чишмәләрең саекмасын, Алмаз!
 
Әлбәттә, бу очрашудан соң кунакларны сый-хөрмәт тулы өстәлләр артында сыйладылар. Очрашуга килгән кунаклар, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле әгъзалары, җирле идарә башлыклары Мидхәт Шәйдуллинга, Минсәгыйть Шәйхетдиновка һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдереп, тагын очрашырга язсын, дигән теләктә калып, хушлашып, юлга кузгалдылар.
 
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

---
Бердәмлек
№ --- | 17.03.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»