поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.03.2020 Мәдәният

«Безнең җыр»ның гала-концерты 14 апрельгә билгеләнде

«Калеб» яңа буын җыены яңа чорның яңа җырларын тәкъдим итә. «Безнеҗ җыр» гала-концертының төп үзенчәлеге — башкаручылар өчен махсус язылган яңа җырларда. «Безнең җыр» гала-концерты 2020 елның 14 апрелендә 18:30сәг.тә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында узачак. Өр-яңа 20 җырдан торган бу концерт ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Үзләре өчен махсус язылган җырларны Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина, Зәринә Вильданова, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Ситдыйкова, Алсу Фәйзуллина, Диләрә Төхвәтуллина, Адилә Ганиуллина башкаралар.
 
Узган ел «Калеб» җыены кысаларында шагыйрь, композитор, җырчыларны берләштергән «Безнең җыр» иҗат лабораториясе үткән иде. Аның максаты — сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру. Проект шартлары буенча профессиональ өчлекләр ярты ел дәвамында яңа җырлар иҗат итте. 
 
Лаборатория дүрт этапта узды. Башлангыч этапта журналистлар, мәдәният өлкәсе белгечләре һәм җәмәгатьчелек катнашында бүгенге эстрада торышына багышланган зур түгәрәк өстәл үтте, бу өлкәдәге кыенлыклар билгеләнеп, эш юнәлеше ачыкланды. Алга таба катнашучылар җыр өлкәсендә эшләгән өлкән буын шагыйрь һәм композиторлар белән аралашты, Резеда Ахиярова, Разил Вәлиев кебек олпат сәнгатькәрләребез остаханәләр уздырды. Лабораториянең җырлар язу өлеше җәй айларында — ике этапта үтте. Шул чорда язылган 32 җырдан дүртенче — ярымфинал этабында экспертлар тарафыннан 19 җыр сайлап алынды. 20нче җыр intertat.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнде. 
 
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйрь, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе эксперты: «Әгәр дә без үзебезнең киләчәгебез, милләтебезнең киләчәге, җырыбызның, моңыбызның, туган телебезнең киләчәге турында уйлыйбыз икән, иң беренче чиратта, яшьләргә игътибар итәргә тиешбез. Аларга зур сәхнә бирергә тиешбез. Менә бу яктан караганда, «Безнең җыр» үзенең максатына ирешер дип уйлыйм мин. Җыр ул кешегә шулкадәр тиз барып җитә, аның мәйданы искиткеч киң».
   
Эльмир Низамов, композитор, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе катнашучысы: «Җыр сәнгате ул — күмәк иҗат. Сыйфатлы җыр тусын өчен профессиональ җырчы, композитор, шагыйрь бергәлеге кирәк. Ләкин XXI гасыр башында татар мәдәниятендә шушы өч өлкә үзара бәйләнешсез калган иде. Дөресрәге, бәйләнешкә кермәгән иде. Һәм проектның көчле ягы, минемчә, менә шушы өлкәләрне тоташтыру булды».
 
Гөлнара Тимербулатова, композитор, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе катнашучысы«Миңа калса, «Безнең җыр» ул — лаборатория генә дә, проект кына да түгел. Бу алдагы үсешкә этәргеч биргән нокта. Туачак яңа күренешләргә, яңа проектларга. Нәкъ шушы проектта бер-берсен тапкан кешеләрнең алдагы уртак иҗатына оеткы салу бу».
  
Гөлүсә Батталова, шагыйрә, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе катнашучысы: «Безнең җыр» проекты шәхсән үземә татарның чын профессиональ композиторлары, җырчылары белән аралашу, иҗат итү мөмкинлеге бирде. Мин моңа кадәр әлеге шәхесләрнең барлыгын, иҗатларының көчле булуын белеп яшәсәм дә, үзләре белән якыннан аралашканым юк иде. Хәзер, лаборатория тәмамланды, ә безнең иҗат тукталмады, үзара тыгыз элемтәдә яшибез».
 
Яңа җырлар К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрына кушылып башкарыла. Сәнгать җитәкчесе — Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Композиторлар берлекләре әгъзасы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының баш дирижеры Ильяс Камал. Режиссер — Радик Бариев. Идея авторы — Гүзәл Сәгыйтова.
 
 

---
Кариев театры
№ --- | 15.03.2020
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»