|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2020 Мәдәният
Тинчурин театрының чираттагы премьерасы “Карурман” фэнтези-спектакленнән ФОТОрепортажКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча куелган “Карурман” спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Бу Кәрим Тинчурин театрының 86 нчы сезонның бишенче премьерасы. Спектакльне сәхнәгә режиссер – Резеда Гарипова куйды. Рәссамы – Илшат Вилданов. Композиторы һәм аранжировка авторлары - JUNA төркеме. Мифларның яңача укылышын тәэмин иткән әлеге спектакль татар сәхнәсендә куелган олылар өчен беренче фэнтези. Ул тамашачылар һәм республикабызның билгеле шәхесләре тарафыннан яратып кабул ителде. Спектакльдә катнашучы артистлар көчле алкышларга күмелде.
⠀
--- |
Иң күп укылган
|