поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.07.2010 Бәйрәм

ЮК-БАР ӘЙБЕР ГЕНӘ ДИМӘГЕЗ ӘЛЕ...

Похвистнево районының Гали авылында үткәрелгән Бөтенроссия авыллары Сабан туеның сату рәтләре татар халкының милли сувенирларына бик бай иде. Биредә чын сәнгать әсәрләрен дә, халык иҗатын да, төрле-төрле милли ашамлыкларыбызны да, хәтта балдан ясалган даруларны да күрергә була.

Матур, зур зәвык белән чигеп эшләнгән менә бу шәмаилләрне галиле Сара Асылгәрәева сатуга алып чыккан. Мондый изге эшне башкару өчен ул, үзе әйтүенчә, башта борынгы китаплардан матур итеп язылган догаларны эзләп тапкан, аларны фоторәсемгә төшереп алган һәм зурайтып, чигү өлгеләре ясаган, шуннан соң нечкә ефәк җепләр белән чигеп, әзер шәмаилләрне рамкаларга тарттырып куйган. Бу шәмаилләрдә төрле догалар төрле формаларга салып чигелгән: судан саклый торган дога көймә формасында эшләнгән, мәхәббәт догасы күгәрчен эченә урнаштырылган. Чигеп ясалган шәмаилләр оста куллы Сара ханымның йөрәк җылысын да саклый бит, шуңа күрә дә халык аларны бик теләп сатып ала.

 

Татар халык киемнәренә киенгән курчаклар да сату рәтләренең бер бизәге булып, күз явын алып торалар иде. Казан кызы Диларә Вәлиуллина, курчак уйнау яшеннән инде күптән узган булса да, аларга кием тегү чире белән гомерлеккә “авыраган”, күрәсең. Ул кызыксынган һәр кешегә курчак ясау серләрен мавыктыргыч итеп сөйләп торды. Менә боларын, бик кыйммәт булмаганнарын, фабрикада ясыйлар икән, һәм аларны теләсә кем сатып алырга мөмкин. Ә кул белән эшләнгән эксклюзив курчакларга костюмнарны Диларә үзе тегә. Шулай ук биредә чәйнек курчаклары да бар иде. Менә дигән Сабан туе бүләге! Әбиләргә, әниләргә, апаларга бүләк итсәң, Гали Сабан туен искә алып, рәхмәтләр укый-укый чәй эчәчәкләр.

 

Безнең якларда күннән эшләнгән сәнгать әйберләре сирәк очрый. Сатучылар Сергей Федотов һәм Әлфия Җәмилова Казан сәнгать училищесында укучы студентларга күн эшкәртү һәм алардан төрле әйберләр эшләп чыгару серләрен өйрәтәләр икән. Бирегә алар үзләренең иҗат җимешләрен алып килгәннәр: татар халык орнаментларын кулланып, күннән тегелгән мендәрләр, аяк киемнәре, билбаулар, күзлек савытлары, пирография ысулы белән ясалган картиналар...

 

Биредә чиккән сөлгеләр сатыла. Менә боларын Саимә апа Морзаханова чиккән. Гали авылының тынгысыз бу җаны Сабан туена ныклап әзерләнгән: сөлгеләрне ике төстәге тукымадан тегеп ясаган, аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәгән. Күз явын алырлык сөлгеләр!

 

Ә менә болары, Казан сәнгать училищесында чигелгәннәре, киресенчә, киндер тукымадан ясалган. Аның каравы чигешләре зәвыклы. Чәчәкләрнең төсләре бик ачык булмаса да, нечкә җепселләренең нәфислеге күңелне били.

 

Кинель-Черкасстан килгән Любовь Черных һәм Марина Андреева – тарих-крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре. Әлеге музей Кинель-Черкасс районының мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсенең бүлекчәсе булып тора һәм үз канаты астына төрле кәсепчеләрне берләштерә.

 

Гали авылы Сабан туена алар табигый материаллардан ясалган курчаклар, үрелгән сувенирлар, балчыктан ясалган чүлмәкләр һәм башка бик күп әйберләр алып килгәннәр иде.

 

– Чүлмәкләр, 19нчы гасырдагы кебек үк, балчыктан эшләнгән. Аннары аларны 900 градуслы утта яндыралар, шул рәвештә чыныккан чүлмәкләр микро- һәм электр мичләрендә, духовкаларда чатнамыйлар, – дип сөйләде Кинель-Черкассның тарих-крайны өйрәнү музее директоры Любовь Черных.

 

Кәсеп бу районның башка авылларында да киң үсеш алган. Әйтик, Зур Сарбай авылында «Халык кәсепләре үзәге», Новые Ключи авылында «Русские игрушки» музее уңышлы эшләп килә. Әлеге район кәсепчеләре төрле район, өлкә, бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнашып, анда үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдир итәләр.

 

Күргәзмә-сату рәтләре буйлап йөри торгач, бик матур рәсемнәргә тап булдык. Аларны Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында яшәүче балалар ясаганнар. Ә бу авылның клубында рәссамчы булып эшләүче яшь егет Илдар Җәлилов, балаларның самими иҗатын, аларның сәләтен халык та күрсен дип, рәсемнәрен Гали авылы Сабан туена алып килгән.

 

Рәсемнәрдән тыш, аның күргәзмәсе агачтан ясалган кисү тактасы, уклау кебек әйберләргә дә бай иде. Аларны балалар, укытучылар үз куллары белән ясаганнар. Гомумән, Әсәкәйдә халык кәсебе чәчәк ата: Иҗат йортында да, музыкаль һәм рәсем ясау мәктәпләрендә дә түгәрәкләр эшләп тора, ә балалар буш вакытларында анда рәхәтләнеп шөгыльләнәләр икән.

 

Гали авылы үзе дә Сабантуй кунакларына рәсми сувенирлар әзерләгән иде. Бәйрәмне оештыручыларның берсе – Расих Латыйпов Похвистнево шәһәренең “Кәсеп йорты”на заказ биргәндә: ”Халык осталары ясаган әйберләр аша кунакларыбызны татар мәдәниятенең бер өлеше белән булса да таныштырасыбыз килә”, - дигән булган. “Кәсеп йорты” рәссамнары берничә тапкыр Галигә барып кайткач, Морат бабкай чишмәсе сурәтен ясарга карар кылганнар. Рәсемнәрне алар саламнан ясаганнар һәм түгәрәк рамкаларга урнаштырганнар. Икенче төрле сувенир – агач дага эчендәге ромбка Кол Шәриф мәчете сурәте төшерелгән, ә икенче ягына “Гали авылына – 400” дип язылган. Сабан туе кунакларының һәрберсе шулкадәр күп сувенирлар арасыннан күңелләренә хуш килгәнен сатып алып, үзләренә дә, туганнарына да Беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туеннан истәлек итеп бүләк иткәннәрдер. Шушы юк-бар әйберләр тормышыбызны бизи бит, йөрәгебезгә җылы йөгертә, Гали Сабан туен мәңгелеккә хәтердә калдыра.

 

 

 

Рәссам Илдар ҖӘЛИЛОВ; югарыдагы рәсемдә Диларә ВӘЛИУЛЛИНА үзенең курчаклары белән.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»