|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2020 Мәдәният
Бүген Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтованың туган көнеБүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтованың туган көне. Аның канаты астында иҗат итүче, хезмәт куючы Кариев театры коллективы аны туган көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерәләр. “Кадерле Гүзәл Рәмзил кызы, Сезне ихластан туган көнегез белән тәбрик итәбез! Бу истәлекле көнне сез яңа казанышлар, киләчәккә зур планнар һәм проектлар белән каршы аласыз. Сезгә театр үсешенә керткән зур хезмәтегездә уңышлар, яңа җиңүләр, хыялларның тормышка ашуын һәм, әлбәттә, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез! Сокланабыз, яратабыз!”, - дип яза Кариев театры коллективы.
.
--- |
Иң күп укылган
|