|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2020 Мәдәният
Салават Фәтхетдиновның юбилей концерты Илһам Шакиров исемендәге залда узачак (ВИДЕО)Казанда 28нче мартта Салават Фәтхетдиновның юбилей концерты узачак. Тамаша “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә залы бинасындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында куелыр дип көтелә. “Барыгызны да чакырам! Илһам залына килеп, илһам алып китегез!” - дип чакырып кала җырчы. Юбилей концертын Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин алып барачак, аның хезмәттәше Эмиль Талипов шулай ук концертта чыгыш ясаячак. Камал театрының аксакалы, Салават әфәнденең якын дусты Равил Шәрәфине исә залда тамашачылар арасында күреп булачак. Концертка җыенып, алдан ук хәстәрен күреп куйган артист: “Билет кесәдә!” – ди. Салават Фәтхетдиновның юбилей концертына билетларны Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония кассаларыннан сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|