|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2020 Мәдәният
Рөстәм Миңнеханов Камал театры актрисасына “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале тапшырдыСалих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесенең бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР дәүләт бүләкләрен, "Ана даны" медальләрен һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллина "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медаленә лаек булды.
"Матбугат.ру"да хәбәр ителгәнчә, Рузия Мотыйгуллина 3нче мартта 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан 18 мартта театрның Зур залында актрисаның юбилей бенефис-кичәсе үтәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|