|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2020 Язмыш
"Гомернең кадерен белеп яшәгез" (СОҢГЫ ХАТ)Хатыным Резиданың әнисе Гыйләҗетдинова Мәрьям Хаммат кызы укытучы иде. Кырык ике ел гомерен бирде бу эшкә. Укучылары «Мәрьям апай» дип өзелеп торалар иде. Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин бабай белән Башкортстанның Караидел районында яшәделәр. Ел саен җәй балалар белән бу гүзәл якларга кайта идек. Әби, бабай белән сөйләшүләр истәлек кенә булып калды инде хәзер. Күпме гыйбрәтле тарих, зирәк фикер… Нигә шуларның барысын да күңелгә сеңдереп бара алмадык икән?
Әбинең хатларын укып утырам. Аларның һәрберсе кечкенә әсәр диярсең. Гомер буе туплаган рухи байлыкларын безгә биреп калдырырга ашыккан. Аның берничә хаты минем «Гайшә әби» исемле хикәямә кергән иде инде. Ә менә монысы, аның соңгы хаты, ничектер, күренми калган.
«Марс кияү, Резида кызым! Имин көннәр сезгә.
Ни хәл итәсең, минем язмыш шулайдыр инде. Ялгыз яшәү авыр да бит. Әле дә үз өем, малларым бар, пенсия алып торам, дип куанам. Үземнән түбәннәргә карыйм да, сабыр итәм. Вакыт җитсә, эчәр суың бетсә, үлемнән берәү дә алып кала алмый. Гомерләр исәпле, безгә генә билгесез. Бар гомернең, яшь гомернең кадерен белеп яшәгез. Өегезгә тавыш-ызгыш кермәсен, азагы яхшы булмас. Кешеләрдән кешеләр ким түгел, тик бәхеткәйләре тиң түгел. Алтынга алмаштыргысыз, берсеннән берсе матур балаларыгыз бар. Шулар алдында йөзегезне карайтсагыз, тавышлансагыз, сезнең югары белемегез ничә бер тиен тора? Белегез аны, тату яшәгез. Минем төшемә бик шикле нәрсәләр керә. Җавап языгыз.
Абзарны, өй ишеген кар күмеп китте. Әле көннәр әйбәт, бураннар юк, тик салкын. Күршеләр сезне сорый, сәлам әйтергә кушалар. Авылда бернинди яңалык та юк. Күгәрчен кодагыйга сәлам языгыз миннән. Ул бәхетле: авылда ике улы, киленнәре, оныклары. Көн дә киләләр, хәл беләләр, булышалардыр.
Рәшид улым, Эльвира, Гөлназ кызларым! Тырышып укыгыз, акыллы булыгыз. Юк-бар кеше белән дуслашмагыз. Кичләрен чыгып йөрмәгез. Әти-әниегезне тыңлагыз, аларга рәхмәтле булыгыз. Әнисен тыңламаган бала гомер буе бәхетсез була. Ул сезне төннәр буе йокламыйча тәрбияләде. Бәхетле, гомерле, шат күңелле булыгыз. Өйгә килгән кешене ачык йөз белән каршы алыгыз, озатып калыгыз. Яшәгәндә үкенмәслек итеп яшәргә әзер булыгыз».
Уйлап карасаң, бу чын мәгънәсендә васыять бит. Әйтерсең хатның соңгысы икәнен, үзенең озак та тормый мәңгелеккә күчәсен белеп язган Мәрьям әби. Аның җаны җәннәттә, билгеле. Киләчәк буынның нигезенә тик сыйфатлы кирпечләр генә салырга тырышып, шул эшкә бөтен көчен биргән кешенең җаны башка урында булырга мөмкин түгел.
Марс ЯҺУДИН,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Безнең гәҗит
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|