|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2020 Спорт
Бу бәйге үз тирәсендә елдан-ел күбрәк халыкны җыяВатанны саклаучылар көне уңаеннан, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында, традиция буенча, «Ярмәк чаңгы юлы-2020» ярышы узды. Алтынчы мәртәбә үткәрелүче бәйге авылдашларыбыз Зыя һәм Гайшә Ваһаҗевлар истәлегенә багышланган иде. Спорт бәйрәме сугыштан кайтмаган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында башланып китте. Ярмәк авыл үзидарәсе башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов, бәйрәм белән котлаганнан соң, сүзне мәрхүм Зыя һәм Гайшә Ваһаҗевларның балаларына бирде. Гайшә апа җирле мәктәптә укытучы, ә Зыя абзый агроном булып эшләгәннәр иде.
1913 елда туган Ваһаҗев Зыя Ваһаҗ улы, Бөек Ватан сугышында танк командиры буларак, фашистларга каршы көрәшә, Көнбатыш Украинаны азат итүдә батырлык күрсәтә, Хәсән күлендә японнарга каршы бәрелештә катнаша, аннары әле 1947 елга кадәр Грузиядә Эчке эшләр министрлыгы частьләрендә хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Кавказ оборонасы өчен” һәм тагын 12 төрле медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткан батыр егет шундук эшкә керешә - Балыклы МТСында участок агрономы, Иске Ярмәкнең “Кызыл байрак” колхозы рәисе, 1973 елга кадәр баш агроном булып эшли. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен 1955 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша. Хезмәт ветераны, атказанган колхозчы дүрт мәртәбә җирле совет депутаты итеп сайлана, район, өлкә күләмендә үткәрелгән партконференцияләргә делегат булып бара, дистәләгән Мактау грамоталары, Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.
Гайшә Нургали кызы да олы тормыш юлы узган ханым. Ул Балыклы авылында туып-үсә. Бөек Ватан сугышына киткән әтисе 1941 елда ук һәлак була. Үсмер кызга бөтен колхоз эшләрендә эшләргә туры килә. Авыр елларга карамастан, Гайшә белемгә омтыла һәм, Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, Бакай, Яңа Ярмәк, Иске Ярмәк авылларында математика укыта, читтән торып Богырыслан педагогия институтын тәмамлый. Сабыр холыклы, эш сөючән булуы белән Гайшә Нургали кызы авылдашлары, укучылары арасында ихтирам казана. 1948 елда ул Зыя Ваһаҗ улына кияүгә чыга һәм иренә җиде бала бүләк итә. Ата-ана, барысына да югары белем биреп, үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Мәрьям, Фәридә, Рөстәм гаиләләре, балалары, оныклары белән Тольяттида гомер итәләр. Ришат - Исаклыда, Ринат - Татарстанда, Илшат - Башкортостанда яшиләр. Кызганычка, уллары Фәрит кенә вакытсыз гүр иясе булды.
...Спорт мәйданында инде кунаклар җыелган, азык-төлек сатучылар урнашкан, берничә самовар кайнап утыра, ә учакта коймак, шашлык пешә. Сок елгасы буйлап сузылган чаңгы юлына инде башлангыч сыйныф укучылары чыккан, әти-әниләре, укытучылар, авылдашлар аларга көч биреп тора.
23 февраль бәйрәменә туры китереп уздырыла торган бу бәйге үз тирәсендә елдан-ел күбрәк халыкны җыя. Шуа-шуа чыныккан, камиллеккә ирешкән спортчылар янында һәвәскәрләр дә үзләрен иркен хис итә. Чөнки биредә җиңү түгел, катнашу мөһим. Быел да менә 70ләп кеше чаңгы күтәреп килгән. Иң кечкенәсенә 6 яшь булса, иң олысына 85 тулган инде. Араларында иске агач чаңгыларын итеккә бәйләп шуган Ринат Сәгыйров та бар иде. Бу чаңгылар күптән инде Иске Ярмәк музеенда саклана һәм елына бер мәртәбә шушындый ярышта күрсәтелә.
1 - 3нче сыйныф укучылары арасыннан беренче булып Алинә Ибраһимова һәм Яңа Усман малае Адель Сөнәгатов килделәр (авыл исеме язылмаган спортчылар Иске Ярмәктән). 4 - 5нче сыйныф укучылары ярышында Дамир Годжаманов һәм Яңа Усманнан Радмилла Сөнәгатова, 6 - 7нче сыйныф укучылары Ислам Сөнәгатов һәм Люзия Ибраһимова, 8 - 11нче сыйныф укучылары Диана Шәрәфетдинова һәм Айнур Минһаҗев беренчелекне яуладылар.
Яшьләр һәм олылар арасында ярыш аеруча кызу барды. 50 яшькәчә чаңгычылар Лилия Абдрәхимова һәм Рөстәм Гыйниятуллин, 60 яшькәчә - Гөлсинә Гарифуллина һәм Фәрит Гайфуллин, 60 яшьтән олыраклар арасыннан камышлылы Искәндәр Минегалимов беренчелекне яуладылар. 79 яшьлек Дания апа Сафина быел да сынатмады, беренче булып килде, ә икенче урын Гөлфия Шәриповага бирелде.
Чаңгы бәйгесендә җиңүчеләр - иң олы спортчы Тәлгать Бикмөхәммәтов, Дания Сафина, иң яшь спортчы — Азалия Ибраһимова, Әнвәр Ганиев һәм ярышта иң актив катнашкан Ибраһимовлар гаиләсе Зыя һәм Гайшә Ваһаҗевларның балалары әзерләгән медальләр, кыйммәтле бүләкләр, җирле үзидарә администрациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Иске Ярмәк авылында спорт-ны үстерү эшенә өлеш керткән укытучылар коллективы, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы, Ярмәк социаль реабилитация бүлеге, мәдәният бүлеге, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, җирле авыл үзидарәсе дә Ваһаҗевлар гаиләсеннән бүләкләнделәр. Авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов спортчыларга, Ваһаҗевлар гаиләсенә, оештыручыларга, иганәчеләргә, азык-төлек сатуны оештырган авылдашларга чиксез рәхмәтләрен белдерде. Икенче көнне бәйрәм авылның спорт залында дәвам итте.
Автор фотосурәте.
РӘСЕМДӘ: Алинә һәм әтисе Ришат ИБРАҺИМОВЛАР.
Фәния КӘРИМОВА |
Иң күп укылган
|