поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.03.2020 Язмыш

“Ирем дә юк, чирем дә юк!” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Яңа гына шифаханәдән кайтып төштем. Рәхәтләнеп ял иттем, си­хәтле минераль сулар эчтем, ком­плекслы дәвалау курсы үттем, дусларым белән аралаштым, ил­һамлы иҗат чиш­мәлә­ремне челтерәтерлек мая тупладым, кызыклы кешеләр бе­лән таныштым.

Никадәр кеше ял итсә, шулкадәр гыйбрәтле язмыш, сораштыра калсаң, берәүнең дә сандыгы буш түгел. Башкортстаннан килгән каратутлы, шул милләт бичәләренә хас түгә­рәк битле, кысыграк кара күзле, карап торышка илле яшьләр тирәсендәге ачык йөзле Зәлифә (исем­нәр үзгәртелде — авт.) үзен: “Ирешкән уңыш­ла­рыннан башы әй­ләнмә­гән, бүгенге көндә йөрәге бе­рәүнең дә тышавына бәйләнмәгән, ирекле бизнесвумен”, — дип таныштырды. “Җигеп” килгән бик кәттә чит ил машинасы җиде миллион сумлык икән.

— Уфаның Агыйдел ел­гасы буендагы урман эче­нә сыенган байлар бистәсендә өч катлы коттеджымда яшим, — диде Зәлифә. — Ике ел элек Абхазиянең бик матур яр буендагы гөлбакча уртасыннан шәп вилла сатып алдым. Елына берничә мәртәбә шунда барып, Кара диңгездә коенып, дусларым белән кинәнеп күңел ачып кайтам. Шифаханә­дә дәвалану срогым тәмамлангач, ахирәтем Роза белән Испаниягә очабыз. Җылы диңгез эчендә без яратып ял итә торган әкияти утрау бар. Туган көнемне шунда үткәрергә ниятләп торам. Мин сәя­хәт итәргә яратам, Италиядә, Мисырда, Мароккода, Гарәп әмирлекләрендә, Тайландта, Вьетнамда, Кытайда булдым. — Бу сүзләреннән соң мин аны берәр нефть магнаты яки череп баеган банкир хатыныдыр дип уйладым. Ялгышканмын: гап-гади башкорт авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туып үскән икән.
 
— Ун яшемнән сыер савып, көтү кудым, унбер яшемдә камыр басып, ипи пешердем, — диде ул. — Олылар кайткан вакытка аш пешереп, өйне җыештырып, ихатадагы күпсанлы мал-туарны карап куя идем. Механизатор әти белән умартачы әни таңнан төнгә кадәр колхоз эшеннән кайтып кермә­гәнгә күрә, энекәш-сеңелкәшләремне карау да минем җилкәгә төште. Безнең тату гаиләдә эшне ирләрнекенә, хатын-кызларныкына бүлү юк иде. Бе­лә­гем ныгыганчы ук олылар белән бер рәткә басып печән чаптым, эне­кәшләр белән бергәләп машина-машина утын кисеп ярдык, язын бакча казыдык, җәен бәрәңге тө­бенә өйдек, чүп утадык, мал азыгы әзерләдек, көзен бәрәңге, чөгендер капчыкларын күтәреп ташыдым. Җәй көне унби­шәр көянтә су китерү, мунча ягу, бармак тире­ләрем суелып, чи иткә чыкканчы тау хәтле кер уу дисеңме... Олы балага эшнең авыры эләгә инде ул. Эшләп кеше үлми, эшлә­мәсә, көн күрми, дип әйтә иде әткәй, мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын. Үзе эшкә батыр булды, әни дә кимен куймады, безне җигелеп тартып көн итәргә, кыю булырга, авырлыклардан куркып калмаска өйрәтеп үстерделәр. Әнкәй эшлә­гән колхоз умарталыгы авылдан шактый еракта куе урман эчендә иде. Эше күп булганда, аеруча бал аерткан чакларда чүнниктә кунып калгалады. Берсендә аю килеп, умарталарны аудара, вата, кортларын тузгытып сыта башлаган. Әни күп уйлап тормаган, ау мылтыгын алып чыгып, һавага атарга тотынган. Аюны мылтыктагы ядрә­ләр генә үтерә алмаячагын белгән ул, яраласам, ботарлап таш­лар, балаларым ятим калыр дип курыккан. Чем кара чәчле чибәр әниебез үзенә үлем куркынычы янаган санаулы сәгатьләр эчендә чал чәчле әби кыяфәтенә кергән иде. Кайтып кергәч, сәерсенеп, танымыйча тордык. Кече энем Камил ятсынып елап җибәрде.
 
Сигезенчене тәмамлагач, район үзәгендәге һө­нәр училищесында укып, сатучы һөнәре үзләштердем, намус белән эшләргә, сатып алучыларга ярарга тырыштым. Читтән торып техникумда укып чыккач, товаровед итеп күтәрделәр. Яңа гына эшли башлаган чагым иде. Башкаладагы зур складтан КамАЗ арбасын тутырып чи чүпрә төяп, кайтырга чыктык. Язгы ташу суы юлыбызны бүлгәнгә күрә, әйләнечтән 200 чакрымны урап узарга туры килде. Төн уртасында гына кайтып кердек. Товарны иртәгә иртән бушатырга килешеп, тулай торактагы бүлмәмә кайтып аудым. Иртән торышыма мине зур бәла көтә иде: бер машина чүпрәм озын юлда эреп агып беткән! Райторг җитәкчесе социалистик милекне урлауларга каршы көрәш бүлеге (ОБХСС) белгечен, ревизорны, прокуратурадан тикшерүче чакыртты, чы­гымнарны исәпләп акт төзеделәр, миңа карата җинаять эше ачтылар. Олы яшьтәге адвокатым мәр­хәмәтле кеше булып чыкты. Матди зыян зур булса да, явызлык белән эшлән­мәгән, кыз малны урлап сатып, акчасын кесәсенә салмаган дип мине яклады. Егермесе дә тулмаган кызның язмышын җимермик. Эшләп түләр, әти- әниләре дә беркадәр ярдәм итми калмас дип, судьяны күндерде. Шулай да бер елга шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм итәргә дигән карар чыгардылар. Хурлыгымнан үкерепләр еладым, әнкәй суд залында аңын югалтып егылды. Әти, иске йортыбызны яңартырга хыялланып, төз нарат бүрәнәләрдән бишпочмаклы бура бураткан иде. Шуны сатып җибәрде, ике үгез, бер тана, атыбыз минем бурычны капларга кереп китте.
 
Бу хәлләрдән соң тагын да үҗәтләнеп эшли баш­ладым. Мәскәү сәүдә институтының филиалында укып чыгып, югары белем алдым. Заманалар үзгәргәч, төрле курсларда укып, менеджерлык серләренә төшендем. Үз эшемне ачарга, үзем баш, үзем түш булырга хыялландым.
 
Егерме сигез яшемдә юллама белән Сочига баргач, озын буйлы, киң җилкәле, бик чибәр диңгезчегә үлеп гашыйк булдым. Сәяхәтләргә һәвәслегем дә шуңа бәйледер әле. Ул ерак илләргә йөк ташучы сәүдә судносында штурман булып хезмәт итә иде. Акчаны мулдан таба, тик тота белми. Әле бер портка төшеп, әле икенчесендә фахишәләр белән кәеф-сафа коралар икән. Шул хакта миңа рухланып сөйли иде.
 
Ул яшәү ямен мырык булганчы эчеп бәйрәм итүдә, әти-әнисенә, бертуганнарына гына түгел, хәтта “ботак очы” туган-тумачаларына кадәр кыйммәтле бүләк-күчтәнәч­ләр төяп кайтуда күрә иде. Мәхәббәт күзне томалый бит, шул диңгезчегә кияүгә чыктым. Командировкалары кайвакытта ярты елга, хәтта җиде-сигез айга сузыла, аннан кайткач берничә ай кәеф-сафа корып, туарылып ял итә. Дөресрәге, эчеп ята. Аның яшәү рәвеше миңа һич кенә дә ошамый, әйтәм, тукыйм, үгетлим, файдасы гына күренми, үзгәрми. Биш-алты ел изалангач, аннан аерылырга булдым, тик өлгерә алмадым: суднолары һәлакәткә очрап, алар экипажлары белән харап булдылар.
 
Иремне югалтканнан соң, Сахалин суднолар идарәсе түләгән шактый саллы компенсация белән страховка компаниясе акчасына үз бизнесымны ачтым. Аракы, шәраблар сату белән шөгыльләнәм. Эшем шәп бара, керемем зарланырлык түгел. Әтисе үлгәндә улыбызга биш яшь кенә иде. Унберенчене тәмамлагач, ул да Санкт-Петербургка диңгезчелеккә укырга китмәкче иде, тик мин тешем-тырнагым белән каршы тордым. Төрек-татар лицеенда укытып чыгарып, министрлыктагы дусларым ярдәмендә студент­лар алмашу программасына эләгеп, Лондон университетына укырга җибәрә алдым. Телләрне шәп белүе, математика, физиканы су урынына эчүе аркасында университетта җиңел укыды, тырышлыгы, үҗәтлеге — үзе­мә, чибәрлеге мәрхүм иремә охшаган. Өйләнде, ике баласы бар, вузда укыта. Елга бер мәртәбә кунакка кайталар. Сагынганда үзем дә барам. Оныклар инглиз телле булып үсә инде, шунысы кызганыч. Хатыны инглиз милләтеннән, ә аларда ана теле изге санала. Улыма ачуым чыга, гаиләдә булса да безнеңчә сөйләшергә ярамыймы дип орышам. Янымда булсалар оныкларымны татарчага өйрәтер идем дә, андый мөмкинлегем юк шул. Алар белән сөйләшү өчен, инглиз теле курсларында укыдым. Бу телне белүем чит илләргә сәяхәт иткәндә дә бик ярап куя.
 
Тол калганда миңа 34 кенә иде әле. Кушылыйк дип, артымнан йөрүче ирләр булды, хәзер дә бар. Тик миңа аларның кирәкләре бер тиен! Болай мин үз-үземә хуҗа. Ни телим — шуны киям, нәрсә телим — шуны алып ашыйм, кая телим — шунда барам, акчамны ничек телим — шулай туздырам. Уңышлы карьера ясадым, эш хакым әйбәт, торыр җирем җәннәткә тиң, кеше алдында абруем зурдан, иң мөһиме — шәхси ирегем бар. Ирле булам дип берәр пешмәгән әрәм­тамакны ашатып, аңа кол булып ятыйммы? Бөтенләй үк ялгыз димәс идем үземне, якын күреп аралашкан дустым, сердәшем бар. Айга бер мәртәбә очрашып, шуның янында ял итеп кайтсам да күңелем була. Климакс чорына кергән хатын-кызга физиологик яктан кирәк инде ул очрашулар, гормоннар кытлыгын тулыландырып тору өчен. Бәлки кем дә булса мине азгынлыкта гаепләр. Ә мин үземне гаепле санамыйм: кеше гаиләсен бозмыйм, теләсә-кем белән теләсә-кайчан җенси бәйләнешкә кермим. Үзем кебек ялгыз кеше белән әллә нигә бер мәртәбә очрашам. Йортымда ирләр эше килеп чыкса “Муж на час” хезмәтенә чылтыратам. Ватыгын төзәтеп, ямыйсын ямап, казыйсын казып, ялгыйсын ялгап китәләр. Хезмәт хакын бирәсең дә, җаның тыныч.
 
Әнә, дустым Рәмзия ничәмә-ничә елдан бирле исерек ире белән җафа чигә. Аерылса, бизнесын урталай бүләргә, унбиш ел җан тырмашып булдырган байлыгының яртысын кү­рәләтә юкка чыгарырга туры киләчәк. “Аерылсам, безнең исерекнең яхшы гына малга ия икәнлеген белеп алуга, берәр аферист хатын аның белән язылышып, башына җи­тәчәк. Болай ичмаса, исерек әтиләре үлеп китсә, малы балаларыма калыр”, — дип, тешен кысып түзә. Шул да булдымы яшәү? Үзенең хатын күңелен дә күрә алмаучы имгәк икәнен белми, ә бер гаепсез хатыныннан көнләшеп, канына тоз сала. Аңа пычрак сүзләрне яңгыр урынына яудыра, пешергән ризыгын яратмаган булып кылана. Дустымның сәламәтлеген шул гына какшатты. Соң­гы вакытта кан басымы уйный, йөрәге чәнчеп авырта. Исерек ире­нең яшь чакта кул күтәрүләре эзсез калмаган — башы сызлый. Балаларына да көн юк, кунакка килгән кызлары гарьләнеп, елап кайтып китәләр.
 
Ә минем ирем дә, чирем дә юк. Дүрт ягым — кыйбла. Авырлык килсә, Алладан ярдәм сорап ялварам. Авыр хәлле кешеләргә, ятимнәргә, өйләре янган, бүтән бәлагә юлыкканнарга булышам, мәчеткә барып сәдака бирәм, елга бер мәртәбә туган нигеземә кайтып, мәрхүм әти-әниләрем, әби-бабаларым рухына багышлап корбан чалдырам, Коръән ашы уздырып, җанымны тынычландырып кайтам.
 
Менә шундый, кинодагыга охшаган язмыш. Кайбер фильмнан соң тәэсирләнеп, уйланып йөрисең бит, Зәлифәне тыңлаган көнне дә шулай булды, күземнән йокы качты. Нишләптер кызгандым мин аны. “Илаһым, җан тынычлыгымнан, тигезлегемнән, саулык-сәламәтлегемнән аерма, бала хәс­рәт­ләре бирмә!” — дип дога кылгач кына, берка­дәр үз халәтемә кайттым.
 
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.03.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»