поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.03.2020 Могҗиза

“Кара шәүлә миңа якынлаша...” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Галимнәр мондый хәл турында күптән түгел генә сөйли башладылар. Гади халык аны йоклаганда бастырылу дип йөртә.

Күз алдыгызга китерегез: кинәт кенә уянып китәсез һәм алдыгызда кара кеше шәүләсе торганын күрәсез яки бүлмәдә кемнеңдер аяк тавышларын ишетәсез. Барысы да өндәге кебек, шул вакытны котыгызны очырып өстегезгә кара шәүлә иелә, күкрәгегезгә баса, бугазыгыздан буа башлый. Ә сез бармагыгызны да селкетә алмыйча ятасыз...
 
«Бичура басты»
 
Психиатрлар мондый күренешләрне күптәннән өйрәнәләр, ә гади халык аны йорт иясенең “шаяртуы” дип аңлата. Бичура яратмаган кешесенә шундый этлек эшли, имеш. Хәзер белгечләр бу күренешнең асылын бераз аңлый башладылар. Гәрчә, күпләр өчен барыбер табышмак булып калcа да. Галимнәр фикеренчә, кеше уяна, тик гәүдәсе һәм баш мие берникадәр вакытка йокыдан уянып җитә алмый. Баш мие уянмаганга күрә тән мускуллары эшләми. Ә күз мускуллары, ни гаҗәптер, яхшы эшли.
 
Шушы халәт аркасында ике күренеш барлыкка килә: кеше йокы һәм чынбарлык арасында паралич хәлендә калып куркыныч кара кеше шәүләсе күрә яки бүлмәдә кемнеңдер йөргән тавышын ишетә.
 
Йокылы паралич вакытында кешенең ни өчен кара төстәге кеше шәүләсе күрүен табиблар әлегә кадәр аңлата алмыйлар. Ә неврологик чирләрдән интегүчеләр мондый хәлдә еш кала икән.
 
«Каерып авызымны ачырга тели»
 
Екатерина балачактан ук йокылы параличтан җәфа чигә, ул ай саен диярлек бүлмәсенең ишек төбендә басып торган кара эшләпә кигән кара кеше шәүләсен күрә. Екатерина ни өчендер аны үлгән бабасы итеп күзаллый.
 
“Уянып китәм дә, өнемдәге кебек бүлмәне күрәм, аңым эшли. Шуннан соң колак төбендә умарта кортлары безелдәве ишетелә, бөтен тәнем калтырый башлый. Тик гәүдәмне селкетә алмыйм. Котычкыч курку хисе басып ала. Ишек төбендә басып торган озын куллы, озын аяклы кара шәүлә миңа якынлаша башлый. Ул караватка менеп, песи кебек аяк очымнан өскә үрмәли. Кулларымны баш өстендә бастырып тотып, авызымны каерып ачып тормыш көчемне суырырга тели кебек. Моны аңлатуы кыен, тик шуннан соң бик хәлсезләнеп калам. “Сиңа нәрсә кирәк?” – дип сорарга омтылам, тик ул җавап бирми. Шуннан соң ул китә...”
 
Екатерина йокылы параличны мистикага саный. Аның фикеренчә, йокылы паралич вакытында ниндидер затлар килеп кешенең энергиясен суыралар.
 
Мондый халәттән котылып булмый диярлек. Стресслар, күңелсезлекләрдән сакланырга тырышып, сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң да мондый чирдән котыла алмыйсың.
 
Төштәге иблис
 
Мария дә йокылы параличтан интегә. Ул бу күренешне стрессларга бәйли. Мария моннан ун ел элек беренче тапкыр йокылы паралич халәтендә кала. Шуннан соң бу күңелсез хәлләр биш ел буе даими кабатланып торган. Аңарга бу еллар эчендә тормышында бик күп борчылулар кичерергә туры килә.
 
“Бервакыт төшемдә караңгыдан чыккан иблисне күрдем. Мине кемдер бик нык тотып торганга күрә, селкенә алмыйча ятуымнан куркып уяндым. Шунда котычкыч хисләр кичердем. Атеист булсам да, шуннан соң мендәр астына икона тыгып йокларга күнектем”.

«Йокылы паралич кешегә зыян китерми»
 
Сеченев исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының 1нче номерлы клиник сырхауханәсенең сомнология кабинеты җитәкчесе Александр Пальман сүзләренә караганда, йокылы паралич күңелсез хәл, тик нигездә кешегә зыян китерми.
 
Параличның асылы – тиз йокы фазасында. Йоклаганда кешенең мускуллары мөмкин кадәр йомшара (физиологик паралич), кеше имгәнмәсен дип, табигать шулай җайлаган. Сулыш алу да диафрагма хисабына гына эшли. Кайчагында физиологик паралич вакытында өзеклек килеп чыга.
 
“Кеше уянып китә һәм хәрәкәтләнә алмый. Сулыш алудагы проблемалар баш миендә күңелсез тойгылар уята. Моның организмга куркынычы юк, тик кеше бик нык курка. Иң мөһиме – каушамаска, тынычланырга тырышырга кирәк. Йокылы параличтан үлмиләр. Бу инсультның яки башка авыруларның башлангычы да түгел”.
PARANORMALNEWS.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.03.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»