поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
06.03.2020 Мәдәният

Кариев театрында "Микулай"монодрамасы премьерасы узды (ФОТО)

Кариев театрында 5нче март көнне театр тарихында беренче моноспектакль - Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” исемле яңа монодрамасы премьерасы узды. Спектакльне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштерде. Микулай ролендә – Камал театры артисты Олег Фазылҗанов уйнады. Премьераның икенче көне исә 14нче мартта көтелә.

Режиссер биредә керәшен халык мәдәниятенә урынны түрдән биргән. Керәшен татарлары хорын да милли киемнәрдән күрәбез. Алар башкарган җырлар да – барысы да керәшен фольклоры, йә булмаса керәшеннәр яратып башкара торган музыкаль әсәрләр. Мисал өчен, “Урманнарда йөрдем”, “Бас әле станокка”, “Париж, Париж”.
 
Шулай ук керәшен сөйләмендә рус исемнәренең үзгәрүен Микулай ачыктан-ачык сөйләп бирә. Мисал өчен, Василий – Бәчте, Марина – Марина (басым соңгы иҗеккә төшә). Кечкенә милләтләрнең теле, мәдәнияте, традицияләре югала бару, авыллар бетү – спектакль нигезендә шушы проблемалар ята. “Бер кеше кешегә чутланамыни?! Кешегә кешечә карасыннар өчен закон булырга тиештер бит?!” - дип ачына Микулай. 
 
Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов үзе дә әлеге рольгә алынгач, әзерлек чорында фикерен язган иде. Аның фикере дә автор, режиссер идеясы белән аваздаш:
"Миңа керәшен йолалары, гореф-гадәтләре яхшы таныш, шулар арасында аунап үстем. Төп герой белән охшашлыгым шул: мин авылымны, кешеләрен, аларның кешелеклеген, кунакчыл чын табигыйлекләрен яратам. Кызганыч, авылыбыз акрынлап кимүгә бара, ә мин шуңа карамастан йорт салып ятам һәм киләчәк турында кайгыртучы, үз авылын, телен яратучы Микулайлар күбрәк булуын телим. Спектакльдә уйнарга ризалашуым да шуның белән бәйле".
 
Олег Фазылҗановның сәхнәдәшләре - спектакль карарга килгән Камал театры артистлары да спектакль карагач, үзләренең фикерләре, тәэсирләре белән бүлеште:  
 
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев:Мин бу спектакльнең нәрсә турында икәнлеген белеп килмәдем, җиңелрәк дигән уем гына бар иде. Бу болай булып чыкмады, театрның җитди спектакль уйнавы, аның дәрәҗәсен күрсәтә, шул юлда дәвам итәргә кирәк. Камал театры артисты Кариев театры сәхнәсендә уйнауга уңай карыйм, чөнки артистлар үз театры белән генә чикләнмәскә тиеш. Олег Фазылҗановны чын мәгънәсендә котлыйм, ул талантлы артист. Монодрамада уйнау актерга авырга туры килә. Мин канәгать”.
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: “Керәшен дөньясындагы егет, ул бөтен йоласын, гореф-гадәтләрен белеп тора һәм аны бик яхшы итеп тамашачыга җиткерә. “Гөргөри кияүләр”ен уйнаганда без “җук”, “җак”ны өйрәнә тордык, ә монда ул “җакшы”ларны бик яхшы әйтә. Аның рухы шунда”.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Кариев театры
№ --- | 06.03.2020
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»