|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Тарих
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына яңа экспозиция ачылды (ФОТО)Март аеның беренче көннәрендә Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында яңа экспозиция ачылды. Ул дәһшәтле Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан оештырылды. Яңа ачылган күргәзмә залларын ул көнне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да карап чыкты. Яңа экспозициядә сугыш елларында татарстанлыларның сугыштагы һәм хезмәттәге батырлык үрнәкләре, сугыш елларындагы экспонатлар, сугышта катнашкан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре тапшырган шәхси әйберләр һәм эзтабар оешмалар тапкан сугыш “кыйпылчыклары” күргәзмәгә куелган. Нәкъ менә шушы сугыш шаһитләренең хатирәләрен саклаган шәхси экспонатлар – экспозициянең иң кыйммәтле байлыгы.
Бөек Ватан сугышы мемориал-музее Бөек Җиңүнең 60 еллыгына 2005 елның 4 маенда ачылган иде. Ул Казан Кремленең архитектура ансамбленә керүче Юнкер училищесы бинасында урнашкан. Дизайны ягыннан бик үзенчәлекле, тәэсирле булган экспозицияне Милли музей үз күзләрегез белән күрергә чакыра.
--- |
Иң күп укылган
|