|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Криминал
Башкортстан кешеләре Татарстанда атышкан
Башкортстанның ике кешесе Татарстанда атыш оештырган. Бу хәл 1 мартта Татарстанның Түбәнге Кама шәһәрендә булган. Кичке сәгать 5ләр тирәсендә 23 һәм 37 яшьлек ир-атлар, каты гына төшереп алгач, шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә дүртенче катта түшәмгә ата башлыйлар.
Комплекс персоналы хәвеф төймәсенә басу белән тиз җавап бирү төркеме хезмәткәрләре килеп җитә. Алар килүгә сәүдә үзәге сакчылары хулиганнарны бәйләп куйган булалар.
“Полиция хезмәткәрләре 37 яшьлек ирнең кулыннан – пневматик пистолет, ә икенчесеннән – әлеге корал өчен газ баллонын тартып ала”, – диелә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Тынычлыкны бозучылардан чыгып китмәү турында язу алына. “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше ачыла.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: ufa.kp.ru
Фото: ok.ru
--- |
Иң күп укылган
|