поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.03.2020 Матбугат

Бүген танылган фоторепортер Шамил Абдюшевның вафатына бер ел

Бүген "Матбугат.ру"ның якын дусты, Казанда танылган фоторепортер Шамил Абдюшевның вафат булуына бер ел тулды...

Ул профессиональ фотограф, Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы үзәгендә кайнаган кеше иде. Чын сәнгать кешесе, гади фотокамера ярдәмендә кабатланмас шедеврлар тудыручы оста дисәк тә, арттыру булмас. "Матбугат.ру" сайтындагы кызыклы кайнар фоторепортажларның күпчелеге Шамил Абдюшевның хезмәте ул. "Эзләү" төймәсенә аның исем-фамилиясен басып җыйсагыз бик күп матур, кызыклы фоторепортажлар күрерсез.

"Бар булмышы – фотоларда" дип язды журналист Гөлинә Гыймадова Шамил Абдюшев истәлегенә багышлап. Аның бер ел элек язган ул язмасын бүген сайтабызда тагын бер кабатларга булдык:

"Кешенең кемлеге юлда беленә. Фотограф Шамил абый Абдюшев белән юлда шактый йөрергә туры килде. Соңгысы бик якында, Казаннан кул сузымында гына урнашкан Сәйдәш аланы булса, моннан берничә ел элек Ульян өлкә­сендәге Кулаткы районына сәфәр кылган идек. Кайтырга кузгалыр алдыннан югалттык без аны. Әле генә яныбызда иде, шул арада сиздерми генә юкка чыккан. Фанилыктан китүе дә шулай: кинәт, сиздер­мичә һәм көтелмәгәнчә булды. Һәр очрашкан саен, мин инде күп йөри алмам, хастаханәгә кереп ятармын, дисә дә, берәр мөһимрәк вакыйга булса, килми калмый иде. Фотоларын, гадәттәгечә, безгә һәм тагын берничә җиргә җибәрә. Элегрәк бу рәсемнәр башка җирдә дә чыккан диешсәк, соңгы елларда бу хәлгә дә күз йомдык. Шамил абыйга фотоларының басылып торуының рухи яхтан да, матди яктан да бик кирәк булуын аңлый идек чөнки.   Бик күпләр аны юксынып, бик кызу кеше иде, дип яза. Әйе, аңар­дан безгә дә эләккәләде. Фотолары чыкмаса, ачуланып смслар яудыра, телефоннан аңлашканда инде тынычланган була. Шамил абый, ник алай итәсең, дигәч, миңа парны чыгарырга кирәк, алайса, үләм, дигәне дә бар. Үзе бик тиз кайтып төшә. Аны белгән кешеләр дә мондый “приступ”ларга үпкә­ләми. Шамил абыйның риясыз, чиста күңелле кеше, эшенә бөтен барлыгы белән бирелгәнлеге хакында барысы да белә.   Моннан биш ел элек ул Казанда үзенең шәхси фотокүргәзмәсен оештырды. Бер караганда, аның рәсемнәрендә дә шул ук кешеләр. Юк шул, Шамил абый аларны үзен­чә тотып ала белгән. Түрәләр, спортчылар, сәнгать әһелләренең рәсмилектән котылып, иркенәеп киткән чаклары. Кеше күрмәгәнне күрә белүе аркасында үзенчәлекле рәсемнәре белән сөендерде. Матбугат өчен төп сыйфатлардан саналган тизлек һәм оперативлык мәсьәләсендә исә аны уздыра алучылар бик сирәк булды. Фото­сән­гать – аның өчен иң югары сәнгать булды.   Теге вакытта Кулаткыда ашын-ялын белмичә эшләде дә эшләде тынгысыз җан. Ул ял итәргә туктаганда, кузгалырга вакыт җиткән иде. Ач, әмма канәгать килеш кайтырга дип автобуска кереп утырды. Сәйдәш аланы... Хәрәкәтләре салмакланган, бик күп кадрлары томанлы чыккан. Шамил абый, фотоаппарат ватылган, дип акланды. Бәлки. Куллары да хыянәт итә, туктаусыз дерелди иде шул.   Урыны оҗмахта, рухы шат  булсын риясыз җанның... "


---
Матбугат.ру
№ --- | 05.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»