|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2020 Мәдәният
“Без булдырабыз” юбилей программасы бөтен дөнья горурлана торган танылган сәнгать осталарын берләштерәчәк ⠀2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан әзерләнә торган чараларның берсе - Россиянең эре шәһәрләрендә куелачак "Без булдырабыз" дип исемләнгән юбилей концертлары. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләр татар халкының туган илгә мәхәббәт, чыдамлык, хезмәт сөючәнлек, авырлыкларны җиңеп чыгу һәм зур мәсьәләләрне киңәшләшеп чишү кебек асыл сыйфатларын гәүдәләндерә. "Без булдырабыз" юбилей концертлары татар халкы гына түгел, ә бөтен дөнья горурлана торган сәнгать осталарын берләштерәчәк. Биредә дөньяның төрле ноктасыннан килгән танылган җырчылар, биючеләр, музыкантлар үзләренең яраткан республикаларына мәхәббәтен, хөрмәтен күрсәтәчәк.
⠀
Концертта катнашалар:
⠀
Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова, Гөлнара Гатина, Марсель Вәгыйзов, Эльза Исламова, Артур Исламов, Чулпан Юсупова, Айдар Сөләйманов, Карина Җиһаншина, Алинә Кәримова, Илнар Миранов, Наил Сәгъдиев, Рөстәм Рахматуллин, Рәсим Фәсыйхов, Алексей Тихомиров, Алинә Шәрипҗанова, Айнур Моратов, Булат Хисмәтов һәм башкалар.
⠀
Шулай ук "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры, "Дорога из города" бию театры, Татарстан республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак.
⠀
Юбилей концертларына старт 18 апрель Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсендә биреләчәк. Ике атна эчендә чыгышлар Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Пенза, Төмән, Оренбург, Чаллы, Ульяновск шәһәрләренең зур залларында үтәчәк.
⠀
Проект 30 апрельдә Казанның Пирамида залында узачак зур концерт белән тәмамланачак.
⠀
Билетлар Глобэкс сайтында. +7(915)387-82-45; +7(903)973-70-87; +7(916)530-07-44
--- |
Иң күп укылган
|